Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында район терлекчеләре бәйрәме булды (фоторепортаж)

Алдынгыларны  хөрмәтләү тантанасында ТР авыл хужалыгы һәм  азык-төлек  министры  урынбасары Ленар Гарипов,  район  башлыгы Рәис Миңнеханов  авыл хужалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты.

 

Алдынгыларны  хөрмәтләү тантанасында ТР авыл хужалыгы һәм  азык-төлек  министры  урынбасары Ленар Гарипов,  район  башлыгы Рәис Миңнеханов  авыл хужалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты. Сабантуйда барлык алдынгы хезмәт коллективлары, югары күрсәткечләргә ирешкән  терлекчеләребез  лаеклы бүләкләрен алдылар.  Авыл хуҗалыклары   хезмәтчәннәре  спорт  ярышларына һәм  уеннарда  катнашырга  зур  әзерлек белән   килгәннәр   иде. Аеруча “Туган як”, “Игенче” җәмгыятьләре активлык күрсәтте. Хатын-кызлар арасында аркан тартышуда “Туган як”, “Игенче”   командалары  көчлерәк  булып  чыкты.  Көрәштә ветераннар  арасында”Туган  як” җәмгыятеннән Илнур  Хөснуллин батыр  калды. Җиңел үлчәүдә шул  ук хуҗалыктан Илназ Маликов җиңде һәм  ул абсолют батыр булып та  калды. “Мичән” бүлекчәсеннән Фидәрис  Сафиуллин – 2нче, Кызыл Мишә робот  фермасында эшләүче Айнур Гарипов  3нче  булды.  Авыр  үлчәүдә көрәш (70 кг.нан  югары) Искәндәр Хуҗиәхмәтовка (“Әхмәтов”  крестьян-фермер хуҗалыгы)  җиңү  китерде.  Икенче  урынны “Туган як” җәмгыятеннән Нияз Маликов  алды. “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч робот комплексы) эшләүче  авылдашы Руслан Рабгетдинов 3нче  урында  калды.  

Үткәрелгән хөрмәтләү чарасы җитештерүчән хезмәткә этәргеч булсын иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев