Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка 72 яшь тулган булыр иде...

Бүген язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, “Саба таңнары” газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка 72 яшь тулган булыр иде...

..Зыялылык иде җанында...

Саба төбәгенең елъязмачысы, күренекле каләм иясе, остазыбыз Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның якты истәлегенә багышлана

Мөселманның изге гает көнне,
Шомлы хәбәр күмде иртәне.
Ышанмады күңел. Бу сагыштан
Гүя таулар басты җилкәне.

Асыл затын, бөек зыялысын
Югалтты шул Саба төбәге.
Соңгы тамчы өметенә кадәр
“Каләм ” диеп типте йөрәге.

Тарих төпкелләрен актарды ул,
Дастаннарга кергән Сабаның.
Гасырларга барыр изге эшне –
Елъязмасын язды ул аның.

Хак каләмен тугры юлдаш итеп,
Даһиларча хезмәт күрсәтте.
Үзеңнән соң эзең калсын диеп,
Калдырды ул матур үрнәкне.

Тынгысыз җан иде. Гади, ипле,
Зыялылык акты канында.
Кадерләрен белеп бетердекме?
Бөек затның исән чагында.

Юмор җанлы иде, бу дөньяга
Мәзәк аша карый белде ул.
Тормышларның беркем тоялмаган
Нечкәлеген оста күрде ул.

Иҗат дәрте ташып торган чакта
Сүнде каләм. Бүтән кабынмас.
Аныкыдай илһам нуры чәчкән
Бүтән инде каләм табылмас.

Саба илен киң дөньяга зурлап
Танытучы шәхес булды ул!
Бөек хезмәт – китаплары белән
Үз-үзенә һәйкәл куйды ул!!!


Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев