Бүген – Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре көне
"Быел үзәк пультка 22 яңа объект, бер йорт кушылды. Аппаратуралар яхшыра һәм тоткарсыз эшли. Быел бинага 21 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелде: фасад тышланды, түбә алыштырылды, гомумән, хезмәт шартлары тагын да яхшырды”,– ди бүлек начальнигы Айдар Галиев
2016 елдан РФ милли гвардиясенең федераль хезмәте гаскәрләре составынадагы Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якшәмбегә туры килми. Гомумән, әлеге хезмәттә ял көннәре юк. Биредә 24 сәгатьле эш режимы гамәлдә. Хәзерге вакытта коллектив 32 кешене берләштерә. Шуларның 16ы аттестация узган хезмәткәрләр. Бүлеккә 248 объектны, моннан тыш гражданнарның үзәкләштерелгән пультка тоташкан 27 милек саклану урыны һәм 4 фатирны саклау ышанып тапшырылган.
Росгвардия хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән үзара ярдәмләшеп нәтиҗәле эшлиләр. Мәсәлән, быел алар машинаны куып алып китү фактын ачыкларга ярдәм иткәннәр. Илнур Гайнетдинов эпипажы Саба эчендә патрульлек иткәндә төнге сәгать 1дә Колхоз урамын иңләп-буйлап йөрүче автомобильне күреп ала. Машинаны туктаталар, йөртүчене юл-патруль хезмәте инспекторына тапшыралар. Аның “ВАЗ-2114”не Мәктәп урамындагы кибет яныннан алып киткәнлеге ачыклана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. (Тулырак район газетасында укыгыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев