Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бигәнәй авылында яшәүче Хәлимә Мәгъсүмованы 94 яшь тулган көне белән котладылар

Туган көн иясенә Россия Президенты В.В.Путинның Тәбрикләү хаты тапшырылды.

 Мәгъсүмова Хәлимә Фәиз кызы 1932 елның 26 февралендә Саба районы Иске Җөри авылында  туа.

Әнисе – Сәлимә тормыш иптәше үлгәннән соң кечкенә Хәлимә белән туган авылы Аккүл Бигәнәйгә кайтып төпләнә.   Ачлык-ялангачлык, кечкенәдән авыр хезмәт Хәлимә апаны да читләтеп үтми. 4 сыйныф белем алганнан соң колхозда төрле эштә йөри.16 яшеннән фермада сыерлар сава башлый. Эшен бик яратып башкара ул. Тырыш хезмәте бушка китми (елын хәтерләми) районнан җибәрелгән алдынгы эшчеләр белән Мәскәү каласына бару бәхетенә ирешә. Шул вакыттагы хатирәләрне хәзер дә яратып искә ала.

 1955 елда Казанчы Бигәнәй егете Хәкимҗан абый белән гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

  Ятимлекне, ике  баласын, бер оныгын югалту ачысын татыган, сабыр холыклы Хәлимә апа бүгенге көненә шөкер итеп, кече улы Назыйм гаиләсе тәрбиясендә, 9 оныгы,13 оныкчыгы булуына куанып гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев