Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бюджет акчалары – палата контролендә

9 декабрь – Коррупциягә каршы көрәш көне

Муниципаль бюджет әйләнешендәге, милек белән идарә  һәм эш итүдәге  акчаларның тотылышын тикшереп тору, финанс экспертизасын үткәрү, анализлау һәм башкалар контроль-хисап палаталарына йөкләнгән. Алар  коррупция күренешләренә каршы торуда да  мөһим роль алып тора.

Саба муниципаль районының контроль-хисап палатасы рәисе Гөлчәчәк Халит кызы Хуҗина белән әлеге даими эшләүче органның  эшчәнлеге турында сөйләштек.

–  Безнең палата район һәм җирлекләр бюджеты акчаларының законлы һәм нәтиҗәле тотылуына кон-трольлек итә, –  диде ул. – Шулай ук җирле бюджет проектларына экспертиза үткәрә, аның күрсәткечләрен

тикшерә, анализлый һ.б. Контроль-хисап палатасы турындагы кагыйдә нигезендә, ел саен тикшерүләр планы төзелә. Район Советы кушуы буенча планнан тыш тикшерүләр дә уздырыла. Эшчәнлегебезне башкарганда без килешүләр төзеп, башка районнарның контроль-хисап палаталары, Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән дә үзара хезмәттәшлеккә хокуклы. Район прокуратурасы белән дә үзара  килешү бар. Бу очракта прокурор таләбе планнан тыш контроль чаралары үткәрү өчен нигез булып тора.

–  Быел нинди контроль чаралары үткәрелде?

2023 елның 1 декабренә барлыгы 21 тикшерү  уздырылды. Шәһәр,  авыл  җирлекләренең киләсе  ел бюджет проектларына экспертиза үткәрелеп, 31 нәтиҗә (заключение)  ясалды. Район прокуратурасы  кушуы буенча социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында эш хакын һәм премияләр түләү өчен тотылган бюджет  акчаларының максатчан кулланышы тикшерелде. Балаларны  яклау көне уңаеннан билгеләнгәнчараларның үтү тәртибе, катнашучылар саны, җиңүчеләргә бирелгән бүләкләр барланды. Шулай ук Тимершык, Олы Кибәче,  Шәмәрдән авыл җирлекләрендә план буенча тикшерүләр булды. Башкарма  комитет  җитәкчесе  кушуы буенча  оешмаларда планнан тыш мөлкәтләр барланып, аларның төзеклеге тикшерелде.  Район буенча найм   килешүләре нигезендә гражданнарга  бирелгән торак  йортлар өчен  айлык  түләүләрнең  вакытында  түләнүе буенча да үзебезгә  йөкләнгән  функцияне үтәдек. Контроль-хисап  палатасы һәрдаим районның бюджет оешмаларында тузган,  сафтан чыккан  мөлкәтне гамәлдән  чыгаруны  контрольдә тота.  Мөлкәтнең яраксызлыгын дәлилләүче документларны җентекләп тикшерә. 

–  Тикшерү нәтиҗәләре буенча нинди чаралар күрелә?

–Барлык тикшерү нәтиҗәләре буенча  акт, отчетлар төзелә һәм   ай саен республика хисап палатасына  җибәрелә. Прокуратура белән  үзара  килешү нигезендә тикшерү нәтиҗәсе буенча һәр  материал район прокуратурасына  юллана.  Гаеплеләр  хисап палатасы һәм прокуратура тарафыннан  язмача  кисәтелде.  Найм буенча бурычлыларга  катгый  чаралар   күрелде.

 –Сезнең  бүлек коррупция  күренешләрен булдырмауда  нинди роль уйный?

 –Контроль-хисап паласы коррупцияне булдырмау, кисәтү максатыннан максатчан тикшерүләр барышында һәрдаим  аңлатулар алып бара. Ришвәтчелек очраклары килеп туганда  җаваплылыкның  никадәр дәрәҗәдә җитди булачагын кисәтә. Без  дә үзебезнең, гаиләнең   еллык  керем, чыгым, милек белән бәйле мәгълүматларны турыдан-туры  республика җитәкчелегенә  бирәбез.

 –Халык  контроленә җибәрелгән хатлар буенча ни әйтә аласыз?

  –2023 елның 1 декабренә  “Халык контроле”нә безнең районнан 35  мөрәҗәгать  кергән.  Хәзерге  вакытта  аларның 31е  уңай хәл ителгән. Дүртесе 2024 ел планына  кергән. Киләсе  елга  Шәмәрдән-2  авылында  мәктәп  автобуслары өчен тукталыш, балалар һәм  спорт мәйданчыгы булдыру һәм җәяүлеләр өчен тротуар төзү планлаштырыла.  Шулай  ук Олы Шыңар  авылында трансформаторның көчәнеше аз булуы сәбәпле электр  җиһазларының начар эшләве хакында  мөрәҗәгать бар  иде.  Без бу сорауны район электр элемтәсе җитәкчелегенә хәбәр иттек. Төзекләндерү эшләрен 2024 елда башкарабыз дип җавап бирделәр. Халыктан адреслар, кибет исемнәре татарча дөрес язылмаганлыгы, юллар мәсьәләсе, спорт, балалар мәйданчыкларындагы атынгычлар, спорт инветарьләренең төзек түгеллеге турында, күпфатирлы  йортларда   подвал, түбәләрдәге кимчелекләр, җәй  айларында фатирларда  су начар  килүе, авылларда  көндәлек кулланыштагы  чүп тутырылган контейнерларның соңга  калып  алынуы буенча  мөрәҗәгатьләр  керә. Хәтта бер апа күршесенең тавыклары  бакчасына керүеннән дә зарланган иде. Һәр  сорауны вакытында тикшереп,  уңай хәл итәргә тырышабыз.

Әңгәмәдәш– Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев