Сабада эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында сөйләштеләр
Саба индустриаль паркында инженерлык структуралары өчен зур суммалар соралуы әйелде.
Агымдагы атнада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Сабада күчмә кабул итү үткәрде. Айти-технологияләр коворкингында узган чарада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары-икътисад бүлеге начальнигы Марат Баһманов, бизнес-омбудсменның Саба районында җәмәгать вәкиле Алим Галимуллин катнашты. Районыбыз бизнес вәкилләре аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Иң элек “Саба” индустриаль паркы идарәче компаниясе” генераль директоры Илшат Хуҗин резидентлар өчен инженерлык челтәре төзелешен финанслау проблемасын күтәрде.
“Хәзерге вакытта паркта 14 резидент эшли. Тагын 24е белән килешү төзелгән. Җитештерү күрсәткечләре яхшы. Төзелешләр башлаган перспективалы резидентларыбыз бар. Аларга дәүләт булышлыгы кирәк. Аерым алганда, проект-тикшерү эшләре бәяләре кыйммәт. Төзелешкә рөхсәт алу өчен 500 мең сумга кадәр акча сорыйлар. Проблеманы хәл итү юлы – төзелешне субсидия бирелә торган программага кертү кирәк”,– диде Илшат Хуҗин.
Шулай ук индустриаль паркның икенче чираты – азык кластерында канализация-насос станциясе кору өчен финанс чыганаклары сорала. Резидентларга әлеге территориядә үз проектларын гамәлгә ашыру, җитештерү биналары төзүгә ташламалы кредитлардан файдалану мөмкинлеге тудыру зарури турында сүз кузгатылды. Субпродуктлар эшкәртү заводы (ТЛК “Технолайн”) төзелешен төгәлләү һәм җиһазлар сатып алу өчен дә акча җитми. Фәрит Габделганиев әлеге мәсьәләләрдә республика төбәк лизинг компаниясенә заявка бирергә тәкъдим итте. Компаниядә 8 процентлы биналар лизингы программасы да эшли.
Кабул итү барышында “Рамазан” җәмгыяте вәкиле Гөлнара Фәттахова муниципаль автобус маршрутларын субсидияләү мәсьәләсен күтәрде. Ул тулы күләмдә түгел һәм 2021 елдан бирле индексацияләнмәгән. Бизнес-омбудсмен аңлатканча, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Икътисадый һәм социаль тикшерүләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе фикерен күздә тотып, куллану бәяләре индексын исәпкә алып, күрсәткечләрне яңадан карарга тәкъдим ителгән. Шәһәр яны маршрутларында билет бәясен бер пассажир-километрга 2,4 сумнан 3 сумга җиткерү турында сүз бара. Хәзер мәсьәлә Министрлар Кабинеты каравында.
“Без традицин рәвештә эшмәкәрләр белән даими очрашулар уздырабыз. Һәр районда даими рәвештә вәкилебез эшли. Саба районында да бу юнәлештә эшмәкәрләр белән бик актив үзара хезмәттәшлек ителә. Бүгенге очрашуда федераль һәм республика дәрәҗәсендә каралырга тиешле сораулар да алынды. Берничәсе кредит мәсьәләсенә кагылышлы. Хәзер аларга дөрес җавап табарга кирәк. Саба индустриаль паркында инженерлык структуралары өчен зур суммалар сорала. Моңа бюджеттан субсидияләр алып буламы-юкмы, нинди юллары бар. Җавапны Икътисад министрлыгы белән бергә әзерләячәкбез. Инвестиция-венчур фонды, сәнәгатьне үстерү, эшмәкәрлекне булышлык итү фондларын җәлеп итү кирәк”,– диде Фәрит Габделганиев журналистлар белән әңгәмәсендә.
Кабул итү барышында эшче кадрлар җитмәү шартларында мигрантлар хезмәтеннән файдалану проблемасы да күтәрелде. Зур предприятиеләр алар белән ничек эшлисен беләләр, кечерәк оешмаларга авырракка килә. Әлерәк кенә Дәүләт Думасы мигрантлар турындагы законнарга үзгәрешләр кертте. Бизнес-омбудсмен үзенең җәмәгать кабул итүе юристларына әлеге үзгәрешләргә кагылышлы мәгълүматларны әзерләп эшмәкәрләргә җиткерү бурычы йөкләде.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев