Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БМО Татарстанга дроннар атакасы турында: Мондый һөҗүмнәр туктатылырга тиеш

Берләшкән милләтләр оешмасында (БМЛ/О) пилотсыз очкычларның Татарстандагы объектларга һөҗүмен гаепләделәр.

Тыныч халыкка һәм гражданлык инфраструктурасына мондый һөҗүмнәр туктатылырга тиеш. Бу хакта ТАССка әңгәмәсендә оешманың рәсми вәкиле Стефан Дюжаррик белдерде.

«Без каршы чыгабыз һәм гражданнар инфраструктурасына теләсә нинди һөҗүмне туктатырга чакырабыз», - диде ул.

Искәртик,кичә иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең эше өзелмәгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bmo-tatarstanga-dronnar-atakasy-turynda-mondyi-houmnar-tuktatylyrga-ties-5885699

фото https://intertat.tatar/news/alabugaga-houm-itkan-dron-turynda-nicek-sulai-erak-oca-algan-nik-barep-tosermagannar-5865266

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев