Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы тантанасы (җәяүлеләр демонстрациясе, фоторепортаж)

Бәйрәм әтиләребез, бабаларыбыз, бабаларыбызның әтиләре белән бәйле сугыш еллары вакыйгалары турында авыр истәлекнең һәрберебез өчен кыйммәтле булуын, аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юклыгын тагын бер кат раслады.

Бүген Байлар  Сабасында  Бөек  Җиңүнең  79 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары  үткәрелде. Иң элек урам буйлап хезмәт коллективлары үтте. Аларга “Үлемсез полк” булып портретларда ил азатлыгы өчен көрәшкән  каһарман райондашларыбыз да “иярде”. Менә сигезенче   ел инде оешма-предприятие, учреждение вәкилләре, мәктәп укучылары кулларына Ватан сугышында катнашкан бабаларының  портретларын тотып мәйданга  чыга. “Үлемсез полк” акциясе – 9 Майның  матур традициясенә  әйләнде. Һәр портрет – үзе бер тарих, онытылмас истәлек. Бәйрәм  әтиләребез, бабаларыбыз, бабаларыбызның әтиләре белән  бәйле сугыш  еллары  вакыйгалары  турында авыр истәлекнең һәрберебез өчен кыйммәтле булуын, аларның  батырлыгын онытырга  хакыбыз  юклыгын  тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев