Болынга әйләнгән җирләрне хәзердән үк эшкәртергә кирәк, диләр авыл хуҗалыгы белгечләре
Чүп үләннәре үсмәсен өчен
Җирләрне хосусыйлаштыру башлангач, авыл халкына тиешле пай кишәрлекләрен бушка бирделәр.
Хәер, дөм түләүсез килеп чыкмады инде ул. “Нәрсәгә ул миңа җир. Бәрәңге бакчасын да эшкәртә алыйм әле”, – диючеләр аны авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тапшырды. Әмма һәркем дә алай эшләмәде. Хәзерге көндә районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 4700 гектардан артык җир бар. Шул исәптән 3270 гектары 44 фермер карамагында. Пай җирләрен үзләре эшкәртүчеләр беркая да хисап бирми. Ягъни барысы 1430 гектарның язмышы турында сүз бара. Шулай да законнар каршында һәркем дә тигез. Алар да җирләрдән файдалану таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. Чынбарлыкта эшләр ничек тора соң?
Шул максаттан узган атнада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, Татарстан буенча «Россельхознадзор» идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы Рәүф Исмәгыйлов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов, Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе инспекторы Ришат Билалов составындагы комиссия эшләде. Тикшерү Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсеннән башланды. Биредә 6 КФХ һәм пай җирен рәсмиләштергән 70тән артык кеше бар. Аларга беркетелгән барлык җир мәйданы 1081 гектар тәшкил итә. Күпчелеге һәр яз саен чәчү мәшәкате тудырмаган люцерна үстерә. Кызганыч, ул да 3-4 ел гына яхшы уңыш бирә. Аннары мәйданны чүп үләне баса башлый. Менә шуннан соң җир кануннары сагында торучылар белән каршылыкка керү башлана да инде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 сентябрендәге 1482 санлы Карары нигезендә җир кишәрлегендә тамыры 15 сантимерга һәм тагын да тирәнрәккә киткән чүп үләннәре 50 проценттан артса, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир максатчан файдаланылмый булып санала. Бер квадрат метрда яшь чүп үләненең 250дән, карантин үсемлекләрнең 8дән артуы шуның билгесе. Олы Кибәче авыл җирлегендә шундый хәлгә җиткән пай җирләре шактый ачыкланды һәм аларның хуҗаларына мәйданнарны сукалап, яңадан чәчәргә тәкъдим ителде. Сүз дә юк, телдән әйтү белән генә чикләнеп калынмаячак. Җирдән тиешенчә файдаланмаучыларга язмача кисәтү дә җибәреләчәк. Пай кишәрлеген эшкәртеп, яңадан үлән чәчү чыгымнар сорый. Шуңадырмы, маллар бетеп баргангамы, җирләрен авыл хуҗалыгы предприятиесенә тапшырырга теләүчеләр дә табылды. “Килешү төзисе була. Әллә кая барып йөрисе түгел. Минем янга гына кил”,– диде “Кибәче” бүлекчәсе бухгалтеры Гөлзидә Гайзуллина 3,58 гектар пай җире булган Илдар Ризовка. Байтак кына кешеләр кишәрлекләрен фермер Фәнил Галиәхмәтовка арендага биргән. “Бездән соңгы буын мал асрамас инде. Тагын берничә елдан шәхси хуҗалыкларга печәннең кирәге калмаячак”, – дип әйтеп куйды Мөгътәсим Һадиев та.
Иске Икшермә, Арташ, Килдебәк, Олы Нырты авыл җирлекләрендә дә кыргый болынга әйләнә башлаган пай кишәрлекләре байтак булып чыкты. Аларга күпьеллыкларны бозып яңадан чәчәргә кирәк булачагы турында күрсәтмә бирелде. “Көзгәдер бит инде?”– дип белеште бер авыл агае. “Нинди көз? Булган печәнен чабып аласың да, хәзер сукалыйсың”,– дип җавап бирде Рәүф Исмәгыйлов.
РФ Жир кодексының 13нче маддәсе нигезендә авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары аларны агачлар, куаклар һәм чүп үләннәр үсүдән саклау буенча чаралар үткәрергә тиеш. Җир кишәрлекләре чүп үләннәре һәм агач-куаклар белән капланган очракта Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 8.7нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җаваплылык каралган. Гражданнар тарафыннан күрсәтелгән чараларны үтәмәү 20000 сумнан 50000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылыкка китерә.
Комиссия эшчәнлеген агымдагы атнада да дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев