Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бөтен гамәлебез – Җиңү хакына

Төбәк авылы волонтерлары СВОдагы егетләр белән бер рухта

  Әлбәттә, һәр эштә башлап йөрүче,  үзе ярган юлдан башкаларны ияртә белүче ышанычлы  кешеләр кирәк. Төбәк авылыннан  Гөлия Дәүлиева да  үзе үрнәгендә  авылдашларын  Ва­таныбыз иминлеге өчен   игелекле гамәлләргә  өнди. Йөрәге ту­лы ут-ялкын булган бу ханымның  көчле рухына, сабырлыгына, олы күңеллелегенә таң каласың.... 

   Гөлия шушы авылда туып-үсеп,  36 ел  гомерен терлекчелеккә багышлаган. Ире Илсур белән өч малай тәрбияләп үстергәннәр.  Булат,  Салават туган авылларына төпләнеп,  матур гаиләләр корып өлгергәннәр.  Тик... Төпчекләре  Сәйдәш  – әти-әнинең  мәңге төзәлмәслек ачы  хәс­рәте.…

  Махсус хәрби операция башлануга, төбәклеләр дә  авылда группа булдырып, гуманитар ярдәм җыйнау эшен башлыйлар. Иң элек солдатларга һәм госпитальләргә урын-җир әйберләре җыйныйлар. Сабада  мах­сус штаб  белән ныклы элемтә урнаша. “Группага ниләр кирәклеген генә язам, шунда ук китерә башлыйлар. Авылдашларымның бердәмлеге, яр­дәмчеллеге куандыра. Клуб мө­дире Гөлфирә Һадиуллина  оештырган токмач кисү эшенә дә актив кушылдык. Массакүләм эшләр шуннан башланды. Аннары  мәрхүм  энемнең хатыны Чулпан Исмәгыйлова клубта  маскировка челтәрләре үрүне оештырды. Ир-атлар махсус җайланмалар урнаштыргач,  27-30ар кеше җыелып, ике айга 18 ятьмә үрдек.  Башта әзер материал белән эшләдек, аннары, үзебез челтәрләрне  авыллардан җыйнап, шуларны телеп үрә башладык.  Монысы хәйран  катлаулы эш булды. Олы Кибәче,  Бигәнәй, Оет һәм башка авыллар халкы  да үз өлешләрен кертте. Һәркем  күңел биреп эшләде. 2023 елда бик күп күләмдә, үлчәмнәре бик зур булган ятьмәләр үрелде. Егетләрдән килгән җылы хәбәрләр тагын да ныграк эшләргә рухландырды.  Шул ук вакытта гуманитар ярдәм турында  да онытмадык . “Солдатка аш” проекты башлануга, без яңадан яшелчәләр җыйнау эшенә керештек”, – дип сөйли Гөлия ханым.  Авылда “Яхшы кешеләр” группасы тупланып,  шуның аша ныклы элемтә алып барыла.  Вакыт җитмәү белән күмәк эшләрдә катнаша алмаучылар акчалата ярдәм күрсәтәләр. Гөлия ханымның икесе дә  Гөлинә исемле киленнәре, нәни оныклары да   солдатларны  баллы төшләр пешереп, сухарилар киптереп сөендерә.

2024 елның  апрелендә Дәү­лиевларның кече  уллары  Сәйдәш   контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кыла. Сәйдәш аңарчы да гел ярдәмләшеп, изге эшкә өлешен кертүне бурычы дип саный. Улын озатып, йөрәге  тулы ут булса да, Гөлия ханым  игелек кылудан туктамый, киресенчә әлеге гамәле  җанына көч,   күңеленә тынычлык өсти.  Сәйдәш узган елның 14 апрелендә  шалтыратып, 1-2 ай элемтәгә чыга алмау ихтималын әйтә.  Шул көннән аның белән хәбәрләр бөтенләйгә өзелә. Абыйсы Салаватның өч атна дәвамында Донбасс госпитальләреннән эзләве дә бернинди нәтиҗә бирми. “Ерак юл, бу зур чыгымнар сорады. Авылдашларга, кибәчелеләргә, сыйныфташларыма, туганнарыма акчалата ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт.  Бер ел буе  балам  ни исәннәр, ни үлгәннәр исемлегендә булмады.  Хәрби частьлары Самарада урнашкан булгач, элемтәгә чыгу да кыенлык тудырды. Ниләр кичергәнебезне бер үзебез генә беләбез. Татвоенкомат, район хәрби комиссариатына рәхмәт, хәлебезгә керделәр. Быел февраль аенда улыбызның 2024 елның 16 апрелендә  һәлак булуы турындагы таныклык  алдык. Инде берничә тапкыр ДНК анализлары тапшырдык. Әлегә бер хәбәр дә юк. Инде гәүдәсен табып, җәсәден туган якларга алып кайта алсак иде. “Без монда бик күп, без бит  шәһитләр”, диеп  төшләребезгә керә”, – дип күз яшьләрен сөртә Гөлия ханым.

Бала кайгысы кичереп тә, үз хәсрәтем үземә җиткән дип утырмый ул, һаман да ил гаме белән яши, дөресрәге, шуның белән юана. “Миңа иң кыен вакытларымда штаб җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова, волонтер  апалар, туганнарым  зур терәк булдылар.  “Гөлия апа, шушы авыр чагыгызда да башкаларны кайгыртып йөрисезмени?” – дип тә сораучылар булды.   Штабка  барган саен, андагы апаларның  баш күтәрмичә эшләүләрен күреп, миннән күпкә өлкәннәр  үз өлешен керткәндә,  ничек тыныч кына өйдә утыра алыйм, дип уйладым. Дөрес, улым хәбәрсез югалганнан соң, 1 ай  беркем белән дә элемтәгә чыга алмадым. Аннары, болай кул кушырып утырып булмый, ярдәм итәргә теләүчеләр барында  кемдер башлап йөрергә тиеш дип,  яңадан  эшемне дәвам иттем”, –дип сөйли Гөлия Дәүлиева. Әлбәттә, игелек кылу – һәркемнең вөҗдан эше, ул күңел кушуы буенча башкарыла.   Бу эшкә берәү дә мәҗбүр итми.

Быелның гыйнвар аенда  авыл клубында ремонт башлангач,  маскировка челтәрләре үрү эшен туктатырга мәҗбүр булганнар. Бүген  алар күләмләп токмач кисү,  ашлар өчен  сыттырылган  төрле  ярмалар   сатып алу,  гомумән, фронт өчен әһәмиятле булган  барлык кирәк-яракларны  барлауда зур эш башкаралар.    

Без үзләре белән танышырга килгәндә дә авыл мәчетенә бер­төркем хатын-кызлар җыйналып, махсус хәрби операциядәгеләргә  токмач басу белән мәшгуль иде­ләр. Иң өлкәне Сәлимә апа Мин­һа­җевага– 76, солдат әнисе Наилә апа Дәүләтовага 71 яшь икән. Гүзәлия Ибәтова, Хәния Мәтҗанова, Гөлинә Дәүлиева, Рәмзия Баһманова, Ми­ләүшә Нәҗипова,  Гөлфирә Хадиуллина,  Гөлсинә Шакирова,  Гөлия Дәүлиева һәрберсе илгә килгән сынауда кулларыннан килгәнчә ярдәм сызыгына басканнар.   “Без бүген монда  барыбыз да түгел, бөтен  күмәк эшләрдә катнашучылар  27 кешегә җыелабыз, башкалар фотога керми кала”, дип уфтандылар. Авылның уңган-булган апайлары  берсеннән-берсе җитез куллары белән,  зур-зур  җәем камырларны тиз арада токмач телләренә әйләндерделәр. Кичтән генә дә Гөлия Сабадагы штабка 10 килограмм кискән токмач тапшырып кайткан. Апалар – Гөлияне, Гөлия  бу ягымлы, күндәм өлкәннәрне мактап туя алмый.   “Бу апайлар булмаса, бер эш тә бармый.  Күбесе биредә юк. Укытучылар  коллективы да бик актив. Кичә кичтән  генә группага  бик зур гуманитар йөк әзерләнүен,  җибәрергә йомырка булмасмы дип, яздым. Иртән баскыч төбем йомырка белән тулган.  Фамилия дә, исем дә юк, Аллаһ ризалыгы өчен дип калдырып  киткәннәр.  Рамазан аендагы  хәер-сәдакалардан штабка   50 мең сумлык продук­ция илттек.  Казанда яшәүче авылдашларыбыз Данил Сагиров,  Нурлисә Яһудина, Рифкать Шакиров зур ярдәм күрсәтәләр.  Барысына да Аллаһының мең рәхмәте яусын”, – ди әңгәмәдәшем.   “Гөлия бик авыр кайгылар кичерсә дә, мәчетләргә йөреп, намазлар укыгач, үзен-үзе кулга алды. Аңа Аллаһ  сабырлык биреп, исән-сау булсын. Бөтенебезне барлап, оештырып йөри. Без ул әйтүгә  берләшеп алабыз”,  – ди  Гөл­синә апа Шакирова.

Волонтерлар  көне уңа­ен­нан үткәрелгән чарада  ТР Иҗтимагый палата­сы рәисе  Зилә Вәлиева  Тө­бәк авылы кураторы Гөлия Дәү­ли­ева­ны яу­гирләргә карата башкарылган хезмәтләре өчен  Рәхмәт  ха­ты белән бүләкләгән. Шулай ук 8 Март уңаеннан Казан шә­һәрендә узган  тантаналы чарада да катнашу бәхете елмайган.

“Бертуган энемнең улы Ислам Исмәгыйлов  та 2024 елның декабрендә   махсус хәрби операциягә китте.  Ул  “Солдатка аш”  дип язылган  кипкән ашларның ничек туклыклы һәм тәмле булуын әйтеп шатландыра.  Мин үзем дә татып карадым,  чыннан да искиткеч тәмле икән алар”, –ди ул.

Инде  сиксәненче дистәсен вак­ласа да,  яшьләрдән бер  эш­тә дә калышмаган Наилә апа Дәүләтованың да улы Рәмис   махсус хәрби операциядә кат­наша. “Улым  кичә генә ялдан  китте.  Яшьли тол калып, ял­гызым ике бала тәрбияләп үстердем. Улым төп терәгем иде. Кызым атна саен кайтып йөри.  Мин өйдә көнозын берүзем булгач, бик теләп ки­ләм. Кеше белән аралашкач, борчу-хәсрәтләр дә тарала.  Яшьләр белән яшәрәсең дә. Эшләрне тәмамлагач,  җыелып чәйләр эчәбез.  Егетләргә хәер-догаларыбызны кылабыз”, –ди Наилә апа. Газиз әнкәйләрнең улларына кылган изге  догалары кабуллардан  буласына шик юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев