Бу дәһшәтне онытырга хакыбыз юк! ( +видео)
Бүген 22 июнь – егерменче гасырның иң зур фаҗигасе Бөек Ватан сугышы башланган кара көн.
Бүген 22 июнь – егерменче гасырның иң зур фаҗигасе Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Кайгы һәм хәтер көне. Шул уңайдан бүген иртәнге сәгать 6да район хакимияте, оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, ветераннар, Төрле елларда армия хезмәт итүчеләр, юнармиячеләр Байлар Сабасы үзәгендәге Мәңгелек ут каршына җыелды. Матәм митингысы Айнур Гәрәевның Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә– җыры кала” әсәреннән күңелне тетрәндергеч өзек укуы белән башланып китте. “Менә бер көнне кичен көтү кайтканда авыл дөрт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.
Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды. Сугыш шулай башланды.
Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде – бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән кайнана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде – хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде – үпкәләүләр бетте. Сугыш донъяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән”. Язучы сугыш башлануын әнә шулай тасвирлый. Сугыш фаҗигасе алып баручы Илназ Мусин чыгышында, Азат Сотанов башкарган җырда ачык күрсәтелде.
Яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сүз алды.
“Сугыш һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килде. Сугыш уты кагылмаган гаилә бер авылда да юктыр. Илебез азатлык өчен көрәштә 27 миллионнан артык кешесен югалтты. Безгә тынычлык алып килгән геройларга мәңгелек дан! Без аларның барысын да хәтердә тотарга, онытмаска бурычлы”,– диде Расих Закирҗанов.
Матәм музыкасы астында һәйкәлгә, мәңгелек утка канәфер чәчәкләре салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев