“Бу көнне беркайчан онытмам”
Бу мәкаләне язганда Роберт Әхмәтҗанов шигыре искә төште: “...моңлана торналар кәрваны, алар да хөрмәтли беләдер юл ярып иң алда барганны”. Тормышта да шулай: әгәр ниндидер башлангычка юл ярылган икән, димәк, кемдер аның пионеры.
Үзен байтак кына башлангычларның инициаторы итеп күрсәткән Тимершык җирлегенең полиция участок вәкаләтлесе Марат Гатин тагын идеягә автордаш булган: авыл китапханәчесенең фикерен хуплап, аны оештыру ягын хәл иткән. Бу юлы алар “Әдәби алан” проектында катнашкан укучыларны табигатькә алып чыктылар. Экскурсиячеләр исемлегенә кергән 15 баланың (3се төрле сәбәпләр аркасында килә алмаган) күбесе башлангычта белем алучылар. Табигать куенында төп тукталыш урыны итеп Сәрдә авылы янындагы умарталык сайланган иде. Күктә яз кояшы, кар аклыгыннан күзләр камаша. Балалар шатлыгына чикләр юк. “Сез проектта иң актив катнашучылар булдыгыз. Саба китапханәсенең инстаграмм битендә чыгып барган әкиятләрне, мәсәлләрне, мәкальләрне, табышмакларны дәфтәргә язып бардыгыз. Димәк, сез әдәбиятка битараф булмаган, китап укырга яраткан укучылар. Шушы омтылышыгызны бәяләп, барыгызны да ял итәргә алып килдек. Алда сезне мавыктыргыч чаралар көтә”,– дип аңлатты китапханәче Фәнзия Сибгатова. Чаралар дигәне чын мәгънәсендә мажарага тиң иде.
Умарталыкта
Рамил Галимуллин алдагы көнне генә умарта ояларын кояшка чыгарып куйган. Бал кортлары инде канатларын да яза башлаганнар. “Курыкмагыз, бу вакытта чакмыйлар алар. Тыныч кына торсагыз, беркемгә дә тимиләр”,– диде Рамил абыйлары һәм иң эшчән бөҗәкләрнең кышлау урынын да күрсәтте. Китапханәче бал кортларының табигатьтәге роле, кешеләргә файдасы турында сөйләде. Укучылар үзләре дә күп белә икән. “Миндә аңа аллергия, ашарга ярамый”,–дип чәчрәп чыкты бер укучы умартачы кыргый кәрәздәге бал белән сыйлаганда. Баксаң, табигать нигъмәтенең иң тәмлесе Сәрдә якларында икән. Юкка гына республика күләмендәге “Бал туе” Шекше авыл җирлегендә үтми. Рамил Галимуллин умарталыгы балының бер тәмен белгән кеше аны башка җирдән эзләми.
Кар чанасында йөрү...
Бервакыт умарталык тынып калды. Балалар Рамил абыйларының “снегоход”ына тагылган чанага утырып, урман буйлап киттеләр дә, күздән югалдылар. Унбиш укучының барысын да сыйдырды. Әлбәттә, куркынычсызлык таләпләре үтәлгәнен участок вәкаләтлесе күзәтте. Инде күңелләре булганчы йөргәннәр дисәк, юк икән, Рамил абыйларына, “Снегоход”ны кабызып янә урман әйләнергә туры килде. “Мин бу көнне беркайчан да онытмаячакмын”,– диде III сыйныфта укучы Ралина олыларча хисләнеп.
Пылау белән сыйлану
“Әдәби алан”чыларның чанада йөреп кайтышларына умартачы абыйлары казанга аскан пылау пешеп тә өлгергән иде. Дөрес, башта Фәнзия һәм Венера апалары Миңнеханова алып килгән бәлеш белән сыйландылар. “Кайсы тәмлерәк булды?”– дигән сорауга дәррәү “икесе дә” дип җавап бирделәр. “Пылау!!” Соңыннан әлеге сүзне кайсы бала әйткәндер, әмма бу фикергә кушыласы килә. Саф һавада ашалган пылауга җитәме соң!
Кошлар – якын дусларыбыз
Поход агачка сыерчык оясы кую белән дәвам итте. Хәзер нәкъ вакыты. Балалар ояга үзләренең “автографларын” яздылар һәм “өйне” агачка ничек, нинди биеклектә, кайсы якка каратып беркетеләсен дә белделәр. Кошлар безгә матур, тыныч язлар алып килсеннәр дип теләделәр.
Милләт дуслыгы ныгыды
Экскурсиядә балаларның күңеленә милләтләр дуслыгы, һәр халыкның йоласын, гореф-гадәтләрен белү кирәклеге турында фикер дә сеңдерелде. Төрки халыкларда кышны озату, язны каршылау бәйрәме Нәүрүз булса, христианнарда ул – Май чабу (Масленица). Кульминациясе – фасыл алышынуын гәүдәләндереп, саламнан ясалган карачкы яндыру. Рамил абыйлары алдан әзерләп куйган карачкы янган мизгелләрне балалар могжиза кебек кабул иттеләр. “Хәзер яз киләме инде?”– диештеләр. Һәм, әлбәттә, Май чабу атнасының иң дәрәҗәле сые – коймак белән сыйландылар. “Кайсы күбрәк ошады?” –дигән сорауны һәрвакыт алда йөргән Азаматка бирәм. “Снегоход”да йөрү, юк, чучелога ут төртү, юк-юк, барысы да”, – дип җавап кайтара “егет”.
Шулайдыр, барысыдадыр. Умарталыкка кар чанасында кыш бабай белән Кар кызы килгәнен дә онытмыйк. Ә, балалар русча әйткәнчә, Дед мороз бүләксез йөрми. Экскурсиянең финалында анысын Кыш бабай мулдан өләште. Бүләкләрнең спонсоры “МиңгәрАгро” җәмгыяте генераль директоры Денис Алексеев әнә шулай табигать кочагында сөендерде укучыларны. Гомумән, ул көнне хокук тәрбиясе яссылыгында да зур эш башкарылды. Марат Гатин язгы каникуллар чорында урамда үзеңне ничек тотарга, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатты. “Әдәби алан” проектында катнашкан балалар “участковый” абыйлары каршында беркайчан да тәртип бозучы буларак басып тормаслар дип ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев