“Бу медальгә минем күпьеллык хезмәтем салынган”
Районыбызда Бөек Ватан сугышы чорында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган 109 ветеран яши
Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый, көнне –төнгә ялгап хезмәт иткән хатын-кызларыбыз чын мәгънәсендә тыл батырлары дип әйтергә лаеклы.
Якынлашып килүче олуг бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медальләре тапшырылды. Саба шәһәр җирлегендә яшәүче 19 тыл ветеранын хөрмәтләү чарасында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров катнашты.
“Зур бүләкне кабул итеп алыгыз. Ел саен сезне килеп бүләкләп китү – безнең бурычыбыз. Сугыш чорында куйган тырыш хезмәтегез, Җиңүне якынайту өчен бөтен көчегезне бирүегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Безне ел саен куанып каршы аласыз. Әле озак еллар сезнең белән күрешергә насыйп булсын”, – диде Марат Ишниязов Сабада яшәүче Флера апа Сөнгатованың күкрәгенә юбилей медален тагып.
1932 елда туган Флера апа сугышның бар михнәтләрен үз җилкәсендә татыган ветеран.
“Мин 1931 елның 26 ноябрендә туганмын. Әтием никтер таныклыкка 1932 елның 1 гыйнвары дип яздырган. Сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерлим. Ул вакытта әтием Казанда эшли иде. Әниебез иртәдән әти янына китте. Урамга чыксак, сугыш башланганлыгын белдек. “Әтисез дә калдык, әнисез дә калдык дип төне буе урамда елап йөргәнебезне гомердә дә онытмыйм. Әни кайтты, әти сугышка киткән җиреннән әйләнеп кайтмады. Дүрт бала ятим үстек. Нинди авыр хезмәт бар –барысын да эшләдек. Урман кискәндәге аякларның өшүе бүген дә истә”, – дип хатирәләре белән уртаклаша Флера апа.
Ул 35 ел “Шатлык” балалар бакчасында пешекче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ире Хәкимҗан Сөнгатов белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген кече улы Рафис, килене Зөлфия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Бөек Җиңү көнен якынайтуда лаеклы өлешен керткән мөхтәрәм тыл ветеранының урыны түрдән, 9 оныгы, 16 оныкчыгына да кадерле әби булып, илгә-көнгә дога кылып яши.
“Аллаһыма хисапсыз шөкер. Бик тәрбиядә, кадер-хөрмәттә яшим. Зурлап-хөрмәтләп килүегезгә бик зур рәхмәт”, – дип озатып калды ул үзен котларга килгән җитәкчеләрне.
Шулай ук яшьармиячеләр дә сугыш чоры балаларын хөрмәтләү тантанасының шаһитлары булдылар.
Тыл хезмәтчәннәренең барысын да сугыш чорындагы тиңдәшсез батырлык берләштерсә дә, әмма һәрберсенең язмышлары үзгә. Чәбки-Саба авылында туып-үсеп, бүген Сабада яшәүче Зәйнәп апа Вәлиева да үзен котларга килүчеләрне шатланып каршы алып, аянычлы язмышы белән бүлеште. Аңа язмыш сынауларны сабый чактан ук әзерли: әтиләре сугышка киткәндә әниләре итәгендә биш кыз бала калалар. Төпчек энеләре әтиләре сугышка киткәч дөньяга килә.
“1942елда энебез туды. Әти сугыштан кайтмады. Биш сеңлемнең өчесе кечкенә вакытта үлде. Өчебез үстек. Вагон да төядек, печән дә чаптык, урман да кистек”, –дип сөйли Зәйнәп апа.
Олы Нырты авылыннан Равил исемле егет белән танышып, 1952 елда гаилә коралар. Әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләсен ачлыктан йолып калу нияте белән Равил абый Казахстан якларына чыгып китә. Бер-бер артлы туган балалар бәхетенә куанып яшәгәндә, 1969 елда гаилә башлыгы шахтада фаҗигале төстә вафат була. Зәйнәп апа 40 яшендә берсеннән берсе кечкенә биш бала белән тол кала. Сыңар канат белән аларны аякка бастыра. Туган якның тарту көче һич тынгылык бирми, 2017 елда Караганда шәһәреннән Сабага күченеп кайталар. Зәйнәп апа өч улын югалту хәсрәтен дә сабыр гына күтәрә. Бүгенге көндә кызы Рузалия белән бәхетле, хәерле картлык кичерә. Туксан алты яшендә дә матурлыгын, мөлаемлылыгын җуймаган, газета-китаплар укый, кул эшләре белән яратып шөгыльләнә.
“Чәбки-Саба ун гына чакрым. Сабада үземнең туган өемә кайткандай яшәп ятам. Барысы да үз итә, хөрмәтли. Менә бит, күкрәгемә медаль дә тактылар”, – дип сабыйларча куанып сөйли ул.
Байлар Сабасында гомер итеп, әлегә Килдебәк авылында улы Илһам гаиләсе тәрбиясендә булган Халисә Нургалиева Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тапшырган юбилей медален “Бу минем күпьеллык хезмәтем” дип кабул итеп алды. “Куйган тырыш хезмәтегез онытылмый. Бүген дә без сезнең белән горурланып яшибез”, –диде Расих Хәсәнов. 1929 елда Йосыф-Алан авылында туып, гомеренең күп өлешен шунда үткәргән Халисә Якуб кызы да Бөек Җиңү көнен якынайтуда үзеннән зур өлеш керткән тыл ветераннарының берсе. Урман
кисү, окоп казу, торф чыгару, гомумән, сугыш китергән бар михнәтләрне Халисә апа да нәфис иңнәре белән күтәргән.
“Дүртенче сыйныфтан соң укырга насыйп булмады. Укытучы абыйларыбызны сугышка елап озатканнарыбыз истә. Безне Мамадыш районы Берсут урманнарын кисәргә алып киттеләр. Чабаталар “янып” тузып бетәләр иде. Ашарга бетеп, гел хәлсезләнгәч, өйгә кайтаралар. Юан-юан имәннәрне тәгәрәтеп сал төягәндә күргән михнәтләрне онытырлык түгел”, –дип искә ала Халисә апа шомлы елларны.
Сугыштан соң умартачылыкка укып, әлеге хезмәттә алдынгы булып таныла. 1972 елда гаиләләре белән Сабага күченеп, район кино челтәрендә контролер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ире Һашим Нургали улы белән дүрт бала тәрбияләп үстереп, югары белем бирәләр.
“Әнидә яшәү рухы бик көчле. Соңгы елларда ике тапкыр бик катлаулы урыннан аягын сындырды. Үзенең эчке көче, тырышлыгы белән шул сынаулардан соң да ул кабат аягына баса алды. Бүген дә махсус җайланма белән бүлмәнең бер башыннан икенчесенә кадәр хәрәкәтләнә. Әлегә кадәр күзлексез газеталар укый. Яшәү рухы әнине озак еллар ташламасын әле”, –ди улы Илһам Нургалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев