Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Будет чисто” хәрәкәте активистлары Саба урта мәктәбендә “Һәр җирдә чиста булсын” экологик форумын үткәрделәр

Форумда районыбызның төрле авыл мәктәпләреннән килгән актив укучылары катнашты.

Эшлекле очрашуда район башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай ук “Будет чисто” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре чыгыш ясады.

Әлеге форум Татарстанның берничә районында үтә. Форум кысаларында укучыларны хәзерге көндә экология темасына кагылган проектлар, конкурслар белән таныштыралар. Шулай ук алар өчен интерактив мәйданчыклар да каралган.

“Шушы чаралар нәтиҗәсендә укучылар үзләренең районнарында экологик чаралар оештырырга, төрле проектлар булдырырга өйрәнерләр, диеп ышанабыз. Саба районы экология өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара. Шуңа да карамастан, активлыкны тагын да арттыру өстендә эшлибез. 2024 елга планнарыбыз зур. Күбрәк экологик дәресләр, форумнар, лагерьлар, фәнни конференцияләр, сәяхәтләр оештырыру ягын карыйбыз”,–диде “Будет чисто” яшьләр экологик хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова.

Форумда “Минем район экологиясе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Сатыш урта мәктәбеннән Алмаз Сабиров экология белән күптән кызыксына икән. Әлеге конкурста экология темасына эссе язып, ул 2нче урынга лаек булды.

“Конкурс турында биология укытучысы Венера Ризвановна әйтте. Бәйгенең шартлары, номинацияләре белән таныштым да, эссе язырга булдым. Экология белән күптән кызыксынам. Олимпиадаларда, конкурсларда катнашам. Мәктәптә субботниклар, макулатура җыюны оештырырга ярдәм итәм. Минем уйлавымча, укучылар үзләренең яшьтәшләре сүзенә күбрәк колак сала. Әгәр дә без аларны экологик чараларда катнашырга чакырсак, алар теләп ризалашачаклар һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп булачак”,–ди 7 сыйныф укучысы.

Килдебәк урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Алинә Вәлиева да республика конкурсында шигырь язу номинациясендә катнашып, 2нче урын алуга иреште.

“Безнең мәктәптә экология өлкәсендә аерым эшчәнлек алып барыла. Балалар төрле мәктәп һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашалар. “Минем район экологиясе” конкурсында мәктәбебездән 8 сыйныфта белем алучы ике укучыбыз катнашты. Мин дә районымның матур табигатен үземнең шигырь юлларында тасвирладым”,–диде ул.

 Укучылар форум дәвамында “Будет чисто” хәрәкәте, яңа конкурс һәм проектлар турында белделәр. Шулай ук форсайт-сессиядә командаларга бүленеп, проект эшләре якладылар, интерактив мәйданчыкларда, мастер-классларда катнаштылар. Гомумән, экология өлкәсендә үзләре өчен кирәкле һәм файдалы мәгълүматлар туплауга ирештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев