Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Шамсетдин ага Минһаҗевны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов котлады.

     Минһаҗев Шамсетдин Минһаҗ улы 1929 елның 17 ноябрендә Саба районы Юлбат авылында туган. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң (4 классны Юлбатта, 7 не Сатышта, 11 не Сабаның кичке мәктәбендә укый), 1949 нчы елның июлендә армия сафларына алына. 1952 елда хезмәт итеп кайткач, Зөя (Свияжск) шәһәрендә май заводының 1 еллык курсларын тәмамлап, 1953 елдан Саба май заводында өлкән мастер булып эшли башлый. Шунда 40 ел эшләп,1996 елда лаеклы ялга чыга. Шамсетдин абый тормыш иптәше Сания апа белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр-2 кыз, 2 малай (бер балалары вафат). Алар барысы да үз гаиләләре белән Сабада яшиләр. Бүгенге көндә Шамсетдин абый белән Сания апа 9 онык һәм 5 оныкчыкларын тәрбияләүдә булышып, тормышларына шөкер итеп бәхетле гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев