Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» Республика конкурсына йомгак ясалачак

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узучы әлеге очрашуга районыбыз хатын-кызлары делегациясе дә бара.

Бүген, 7 март көнне, Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" Республика конкурсына йомгак ясалачак. 

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узучы әлеге очрашуга районыбыз хатын-кызлары делегациясе дә барды. 

Бәйрәм чарасында бәйгенең зона этабында җиңү яулаган Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында сестра-хозяйка вазыйфасын башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре Әнисә Хәмит кызы Зарипова ("Хатын-кыз - әни" номинациясендә), Шәмәрдәннең "Саида" җәмгыяте директоры урынбасары Әлфия Ризван кызы Галяметдинова ("Бизнес леди" номинациясендә), шулай ук мобилизацияләнгән райондашларыбызның әниләре һәм тормыш иптәшләре  дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев