Бүген Явлаштау авылында яшәүче Әдһәм Арсланов 90 яшен каршылады
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Нуриев тәбрикләде.
Әдһәм Арслангали улы Арсланов 6 яшеннән колхозның тайларын көтә башлый. Дүрт сыйныф кына укырга туры килә. Унике яшеннән үзе ат җигеп, басу тырмалау, печән, салам, ашлык ташу эшләрен башкара. Армиядән кайтканнан соң тракторда эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы “Калинин” колхозында хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше Тәслимә ханым белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Әдһәм Арсланов улы Сафиулла гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә. Күршеләре-туганнары белән хәл белешеп, мөмкинлегеннән чыгып мохтаҗларга ярдәм итеп, тормышыннан канәгать булып яши. Җиде оныгы, бер оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев