Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәнне авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә обелиск ачылды

Сугыш каһарманнарын искә алу чарасында авыл халкы, мәктәп укучылары, җитәкчеләр һәм районнан килгән вәкилләр катнашты.

 Бәйрәм чарасы  авыл имамы  Ясәви хәзрәт Гыймадиевның хәер-фатихасы белән башланып китте, ул Коръән сүрәләре укып, вафат булганнарның рухларына дога калды, исәннәргә тарих битләрен онытмаска, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде. Бәйрәмдә катнашкан район мәдәният бүлеге начальнигы  Рөстәм Заһидуллин да әлеге моңсу да, шатлыклы да бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, Һәркемнең изге бурычы - җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен шәһит киткәннәрне онытмау, инде янәшәбездә санаулы гына калган  ветераннар турында кайгырту”- диде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев, “Мичән” кумәк хужалыгы җитәкчесе Рамил Шәймәрдановның чыгышларында да әлеге фикер яңгырады.

  Керәнне  авылыннан Бөек Ватан сугышында 91 кеше катнашкан. Шуларның  65е яу кырында ятып калган, 26сына гына туган ягына исән-имин кайту насыйп булган. Тантанага килүчеләр мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышында каатнашкан якташларының исемнәре уеп язылган әлеге обелиск Ватан  азатлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу, үсеп килүче буынга зур тәрбия урыны булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев