Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген кояш баю белән мөселман дөньясында изге Рамазан ае башлана

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укылачак. Рамазан аеның килүе һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәү­бә итик. Аллаһының рәхмәте, мәр­хәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Рамазан ае безнең тәкъвалыгыбызны арттыра, калебләребезне пакь­лән­дерә, сәламәтлегебезне ныгыта торган ай булсын.

ТР Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары белән быел фитр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә  1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде. Республикакүләм ифтар быел 19 мартта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак. Анда 13 мең кеше катнашыр дип көтелә. Районкүләм ифтар Сабада 23 март көнне узар дип ниятләнә.
  Изге айны изге гамәлләр, саваплы эшләр белән үткәрик. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев