Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булган Булат Галиевны соңгы юлга озаттылар (+видео)

Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, РФ салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров катнашты.

 Булат Алмаз улы Галиев (21.05.1997 елда туган) махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. 2025 елның 26 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә вафат була. Булат Алмаз улының 3 яшьлек кызы ятим калды. Мәрхүмне авылдашлары, дуслары бик тырыш, ярдәмчел кеше иде дип искә алдылар.Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов Коръән сүрәләре укып рухына дога кылды.

 Булат Галиевның җәсәде Саба зиратына җирләнде. Урыны оҗмахта булсын! Әтисе Алмаз Васил улының, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев