Бүген-медицина хезмәткәрләре көне
Район яңалыклары

Бүген-медицина хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

  Хөрмәтле медицина хез­мәт­кәрләре,ветераннары! Сез­нең иңнәрдә-зур җа­вап­лы­лык, куллары­гызда  иң кадерле кыйм­мәтләр – ке­шеләр сәламәтлеге һәм гомере. Сез авыруларга   җылы сүзләрегез белән дә яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет уятасыз, сәламәтлек сагында көн-төн фидакарь хезмәт куясыз. Эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек,  иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

 


Нет комментариев