Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Миңгәр авылында яшәүче Әхмәтнур ага Булатовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, хуҗалык җитәкчелеге котлады.

Әхмәтнур Булатов 1934 елның 1 маенда Миңгәр авылында  туа. Сугыш башланганда аңа 7 яшь була. Әнисе Гаишә 1948 нче елда вафат була. Булат бабай янадан икенче тормыш иптәше Файзәнә апага өйләнә.  Гаиләдә 8 бала -7 малай 1 кыз усәләр. Ул елларда кышлар бик суык була. Укулар бик аз. 4 класс белем алгач колхозда жиңел эшләргә җәлеп ителә. Авыру сәбәпле, армия сафларына да бара алмый. 4 абыйсы да сугышка барып, исән-сау әйләнеп кайталар. 

     Әхмәтнур бабайга тылдагы авыр хезмәтләрнең берсе - урман кису дә эләгә. Авылда калган яшь малайлар, кызлар бөтенесе урман кисүгә китә. Шулай ук колхозда нинди авыр эш бар 12-13 яшьлек кызлар, малайлар башкара. Вагон төяргә Шәмәрдәнгә дә йөриләр. Ач килеш Шәмәрдәннән авылга кадәр кайта торган булганнар. Кычыткан, алабута, черек бәрәңге ашап яшәдек ул заманнарда ди, ветеран.

    Яз житкәч аякка кияргә аяк киеме юк, чабата киеп чана өстерәп симәнә ташыйлар, бозлы сулар ерып  авырып үлүчеләр дә куп була. Җир астыннан чыккан черек бәрәңге аларны ач үлемнән саклап кала. 

     Сугыш тәмамланганын радиодан ишеткәч күңел ышанмады, дип сөйли Әхмәтнур ага. Сугыш аларның балачагын урлый, балаларны әтисез калдыра, ләкин алар бирешмиләр, дошманнарны җиңү өчен бар көчләрен куялар. Әхматнур абый 1957 нче елда Керәнне авылыннан Фирая исемле кызга өйләнә. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Төп нигездә яшиләр. Фермада терлекләр карап, колхозда эшләп лаеклы ялга чыгалар. 

   Хәзер Әхмәтнур аганың 4 баласы исән, уз гаиләләре бн яшиләр. Әхматнур абыйның 13 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Төп нигездә малае Илдус, килене Розаның кадер - хөрмәтен тоеп гомер итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев