Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Олы Нырты авылында яшәүче Мәрьям Вәлиеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе, авыл җирлеге вәкилләре котлады.

   Мәрьям Рәхимҗан кызы Олы Нырты авылында туган.  13 яшьтән лаеклы ялга чыкканчы колхоз  фермасында фидакарь хезмәт куйган. 22 яшендә авылдашы Миндрахманга кияүгә чыккан.Бергәләп 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар һәркайсы тормышта үз урыннарын тапканнар. Мәрьям апаның бүгенге көндә 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар.  Ул төпчек улы гаиләсендә тыныч гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев