Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген - Радио көне

Хөрмәтле барлык элемтә тармаклары, радио-телевидение тапшырулары хез­мәткәрләре һәм ветераннары!

 Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз. Коммуникациянең заманча чаралары сыйфатлы идарә итү, аралашу, кешенең рухи үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача, тормышыбызны уңайландыра, мәгълүмати яктан баета. Районыбыз элемтәдә яңа технологияләр кертүдә алда бара, заманча проектлар гамәлгә ашырыла, тар­макта үз һөнәрләрен яхшы белгән кешеләр эшли. Район халкын сыйфатлы элемтә, радиотапшырулар белән тәэмин итүчеләргә киләчәктә дә эшләрендә зур уңышлар, өметләрегез һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, бәхет телибез.

Районыбызда 20 елдан артык халыкка тугры хезмәт итүче  "Саба дулкыннары" радиосы да тапшыруларын республиканың күпчелек районнарында җиткерә. Телерадиокомпаниядә  халык белән аралаша белүче сәләтле хезмәткәрләр эшли "Саба дулкыннары" журналистлары республика күләмендәге конкурсларда катнашып, күп Дипломнар һәм башка бүләкләр ала. Әлфия Мөбарәкова җитәкчелегендәге коллективка алга таба да зур уңышлар телибез. Районыбыз авыллары, күренекле кешеләре, хезмәт алдынгылары турында сөйләүче радио һәм телевидение, үзенең аудиториясен тагын да киңәйтеп, үз тыңлаучыларын арттыра барсын һәм һәр йортка якты, яхшы хәбәрләр генә җиткерсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев