Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды (фоторепортажның 1 өлеше)
Бәйрәм чарасына уллары махсус хәрби операциядә булган солдат аналары, хатыннары, гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашучы волонтерлар да чакырылган иде.
Бәйрәм тамашасы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесендә катнашкан райондашларыбызны тәбрикләү белән башланып китте. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң конкурсның республика этабында җиңү яулаган мөгаллимә, мәдәният эше ветераны Розалия Мөхәммәдиевага, «Форест» бакча үзәге җитәкчесе Эльмира Газизовага, «Саба йөзү бассейны» физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Гөлназ Сафинага, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм илтүче Җәмил Янгучинга бүләкләр тапшырды. Гөлназ Сафинага шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты да тапшырылды. Бәйрәм конкурсантларның чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәмнең икенче өлешендә Саба тамашачысына Казан дәүләт мәдәният институы студентлары һәм мөгаллимнәре концерты тәкъдим ителде. Концерт азагында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин искиткеч эчтәлекле концерт программасы бүләк иткәннәре өчен Казан артистларына Саба тамашачысы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде, киләчәкләрен мәдәният өлкәсе белән бәйләргә җыенган студентларны, укып бетергәч, районыбызга эшкә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев