Бүген район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбызга Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм мөгаллимнәре концерты тәкъдим ителде
1161
0
(Фоторепортажның 2 өлеше)
Концертта лирик җырлар яңгырады, халыкчан, дәртле биюләр дә күрсәтелде. Талантлы яшьләребез белән бергә Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы Кирам Сатиев, Татарстанның халык артисты Булат Нигъмәтуллин, популяр җырчы Асылъяр чыгышлары да концертның чын бизәге булды. Бәйрәм концерты барлык артистлар башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамланды. Саба тамашачысы артистларны басып алкышлады. Концерт азагында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин искиткеч эчтәлекле концерт программасы бүләк иткәннәре өчен Казан артистларына Саба тамашачысы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса


Нет комментариев