Бүген райондашыбыз, махсус хәрби операциядә һәлак булган Линар Моталлаповны соңгы юлга озаттылар
Мәрхүмнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, дуслары, классташлары килде.
Линар Миннефәрид улы хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә контракт буенча китә. 2024 елның 24 мартында хәрби бурычын үтәгәндә вафат була. Линар өч кызның әтисе, үзенең әтисе Фәрит ага һәм әнисе Сәвия ханым Байлар Сабасында яшиләр.
Матәм чарасында Линарны кешелекле, ярдәмчел, яхшы дус иде дип телгә алдылар. «Линар -үз иленең чын патриоты иде, махсус хәрби операциягә үз теләге буенча 2022 елның 22 сентябрендә китте һәм менә бүген, 22 сентябрь көнне туган ягына үле килеш кайтырга язган аңа... Контракт төзегәндә, «Линар, өч кызыбыз бар, барма инде»,- дип үгетләгәч, миңа: «Без бармасак, кем барыр?»-диде. Ул сугыш турында кинофильмнар карарга яратты, элек интернет юк иде бит, 9 май бәйрәмен, бу көнне телевизордан хәрби тапшырулар, фильмнар күрсәтәләр дип, гел көтеп ала иде. Бервакыт, яшьрәк чагында хәрби кием сатып алып кайткан. Без моның белән нишлибез, дигәч, торсын диде, үзе кия дә карый, кия дә карый... Аның хәрби буласы килү күңелендә, хыялында булган. Сугышка кереп киткән саен безгә хәбәр җибәреп торды. Бәхетле булыгыз, кызларым!,-дип зур -зур өндәүләр куеп яза иде. Урыны оҗмахта булсын Линарның… Озатырга килүчеләргә зур рәхмәт! Ә кызларыма әтиегез чын герой, аның исеменә тап төшермәгез, дип әйтәсем килә»- дип сөйләде җәмәгате Резеда ханым.
Мәрхүмне озатырга килүчеләргә рәхмәт сүзләрен әтисе Фәрит ага да җиткерде. «Сугышка киткән егетләребез барысы да исән-имин кайтсыннар!», -диде ул.
Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны соңгы юлга озаттылар.
Линар Моталлапов Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев