Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген райондашыбыз, махсус хәрби операциядә вафат булган Радик Исхаковны соңгы юлга озаттылар (фото +видео)

Мәрхүм белән хушлашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, туганнары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, дуслары, авыл халкы килгән иде.

Радик Ризван улы Исхаков 1976 елның 7 ноябрендә Оренбург өлкәсе Гай районы Поповка авылында туган. Килдебәк урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Саба һөнәр училещесында белем алган, аннары  армия сафларында хезмәт иткән. Чечняда барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. МХОга киткәнче әти-әнисе белән Туктар авылында яшәгән. Махсус хәрби операциягә контракт нигезендә 2023 елның 13 июлендә алынган. Кызганычка каршы, чираттагы операциядә каты яраланып, һәлак булган. Мәрхүмнең бер кызы калган.  

Хушлашу мәрасимендә  Радик Ризван улы турында аның бик кешелекле, тырыш, алтын куллы булуы турында җылы сүзләрне Туктар авылы имамы Ринат хәзрәт Зиннәтуллин, Килдебәк авылы җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин җиткерде. Район башлыгы Рәис Нургали улы әти-әнисе  Ризван Зәйнак улы һәм Сания Вахит кызының тирән кайгыларын уртаклашты, аларга күркәм сабырлыклар теләде. "Илебезгә килгән авыр кайгы, кызганыч, безне дә читләтеп үтмәде. Радик кебек илебез азатлыгы өчен үзләренең гомерләрен биргән егетләр герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак», - диде Рәис Миңнеханов.

Бер минутлык тынлык игълан ителгәннән соң,  озатырга килгән халык зиратка юнәлде. Җеназа намазы укылганнан соң, Радик Ризван улының гәүдәсе гүргә иңдерелде, дин әһелләре  Коръән сүрәләре укып дога кылды,  каберенә тере чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев