Бүген «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенең туган көне
Телерадиокомпаниянең иҗат коллективын һәм әлеге эшнең башлангычында торган хезмәткәрләрне котлыйбыз!
2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә.
"Саба дулкыннары"ТРКсенең җитәкчесе Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова үзе җитәкләгән коллективны һәрвакыт яңа эшләргә, проектларга рухландырып тора. Журналистлар Гөлшат Галиәкбәрова, Гөлназ Вахитова, Гөлназ Гатауллина, Раилә Галәвина, Диләрә Җаббарова, тавыш операторы Илдус Әхмәтгалиев һәм башкалар "Саба дулкыннары" радиосында һәм телевидение тапшыруларында район сулышын яктырталар, республика яңалыклары белән таныштыралар.
Хөрмәтле коллегаларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, тыңлаучыларыгыз, телевизор экраны каршында утыручы тамашачыларыгыз күп булсын, хезмәтегездән һәрвакыт тәм һәм ямь табып яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев