Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Саба һәм Теләче районнарыннан чираттагы төркем мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына озаттылар [+фото]

Район хәрби комиссариатына иртәдән үк илебез бәйсезлеге хакына хезмәт итәргә хәрби әзерлеге булган егетләр, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якыннары, дуслары килде.

Тарих дигәнең үткәннәрдән сабак алырга өйрәтми,  күрәсең. 1941 елда Бөек Ватан  сугышы башлангач  әти-әниләребезнең,  әби-бабайларыбызның улларын-ирләрен  фронтка озатулары турында күз  яшьләренә  күмелеп   сөйләгәннәрен  күп  еллар тетрәнеп тыңладык. Газета-журналларда да бу  хакта күп  язылды. Өлкәннәр  сүзләрен һәрвакыт дөньялар тыныч булсын, яшь буын без  күргәнне  күрмәсен дип төгәллиләр  иде. Тарих кабатлана, теләкләр дә кайвакыт  кабул булмый икән. Җитмеш  елдан  соң илебез кабат мобилизация дулкыны  кичерә.  Өлешчә дип аталса да, ул инде байтак гаиләләргә  килеп  кагылды.

Бүген Саба  һәм Теләче районнарыннан чираттагы төркем мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына озаттылар. Район хәрби комиссариатына иртәдән үк илебез бәйсезлеге хакына  хезмәт итәргә хәрби  әзерлеге булган егетләр, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якыннары, дуслары килде. Аерылышулары авыр булса да,  Ватан алдында бурычны җаваплылык белән үтәргә кирәклеген барысы да аңлый иде. Әти-әниләр, китүчеләрнең тормыш иптәшләре, туганнары  моны  күз яшьләре белән кичерде.

Теләче районының Олы  Мишә авылыннан Айнур Шәриповның әнисе күз  яшьләрен тыеп булса да,  улы турында бераз  сөйли  алды. “Армиядә булды,  Мәскәү  янындагы  частьтә хезмәт итте. Хәзер 26 яшьтә, өйләнмәгән. “Шытсу” җәмгыятендә механизатор булып эшли  иде. Дөньялар тизрәк  тынычлансын   иде  инде. Әниләргә  бигрәк тә  авыр. Барысы да  озак  көттермичә исән-сау  әйләнеп  кайтсыннар  иде. Теләгем  шул”, – дип  кичерешләре белән  уртаклашты  ул.

Сабадан Рушания  Хуҗина  да: “Төпчек  улыбыз Айнурны озатабыз. Бүген туган  көне дә иде. Исән-сау гына булсын инде”,– дип елый-елый теләк теләде.

Башкарма  комитет җитәкчесе  Марат Ишниязов,Теләче муниципаль районы башлыгы  урынбасары Айрат Фәтхуллин да хәрбиләргә хәер-фатихаларын бирделәр. Мобилизацияләнүчеләр бер ай дәвамында танк училищесында өйрәнүләр узачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев