Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Саба таңнары» газетасына - 95!

Бүген район матбугаты чыга башлауга - 95 ел

   Хөкүмәтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдә, хәл итү юлларын эзләүдә матбугатның роле зур. Редакция коллективы, бер гасырга якын бай тарихы булган район газетасының элекке тра­дицияләрен дәвам итеп, гел яңалыкка ом­тыла, районыбызда булган вакыйгаларны үзенең уку­чыларына, район халкына җиткереп бара. Газета битләрендә туплап бирелгән көндәлек мәгълүмат, районыбыз елъязмасы буларак, тарихка кереп кала. Шушы олы миссияне башкаручы “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективына сүрелмәс иҗат дәрте, яңа уңышлар, сәламәтлек, каләм сүзенең кыйммәтен аңлаучы укучыларыгызның күп булуын телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев