Бүген Саба урта мәктәбендә «Йөрәктән-йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия ярминкәсе үтте
Ярминкәдән җыелган акча махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итеп тапшырылачак
Ярминкә мәктәп биләмәсендә оештырылды. Балалар сатуга ниләр генә алып чыкмаганнар! Сәүдә рәтләренә өйдә пешереп алып килгән тәм-томнар, гөлләр, орлыклар, бакча җиләкләре, әниләре хәстәрләп җибәргән консервланган яшелчәләр, төпле эчемлекләр урын алган иде. Дүртенчеләр өстәлендә бәйләнгән оекбашлар, суыткычка ябыштыра торган татарча магнитлар, кактус гөлләре ярминкәне карарга килгән әниләрнең дә игътибарын җәлеп итте. Балалар камыр ризыгы сатып алучыларга стаканга лимонад салып та тәкъдим иттеләр. Чын сәүдәгәрләр диярсең! Карбызны поцияләргә бүлгәләп сатучылар да оттырмады. Пончик-кабартмалар,өчпочмаклар тирәсендә югарырак класс егетләре бөтерелде. Кызларның үз куллары белән ясаган төрледән төрле бизәнгечләре, беләзек- муенсалар да үз ияләрен тапты. Хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган әлеге чарадан беркем дә читтә калмады. Соңыннан мәктәп дирекциясе барлык катнашучыларга, әти-әниләргә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев