Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген Саба үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә фатир ачкычлары тапшырдылар

Йорт социаль ипотеканың республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Бүген Саба хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов   8 хезмәткәргә яңа фатир ачкычлары тапшырды.

Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы катнашты. 

Бу авыл җирендә квалификацияле белгечләр җәлеп итүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «аренда торагы» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. 
«Саба муниципаль районы башлыгына хезмәткәрләребезгә ярдәм иткәне һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерәбез. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Саба үзәк район хастаханәсе үсүен һәм халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итәр дип ышанабыз»,- дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев