Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бүген Сабада әфганстан сугышында һәлак булган райондашларыбызны искә алдылар

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала.

 Бүген Байлар Сабасында әфган сугышында башларын салган райондашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Митингта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов,  Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис  Закиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының республика ихтимагый оешмасы район бүлекчәсе рәисе Илшат Әхмәтшин катнашты. Җыелучылар сугышчы-интернационалистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев