Бүген Сабада яшәүче Мәнзүмә Хуҗинаны 101 яшь тулуы белән котладылар
Туган көн иясенә Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм бүләкләрне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, район мәгариф идарәсеннән Айгөл Шәмсевалиева тапшырды.
Хуҗина Мәнзүмә Әлмөхәмәт кызы 1925 елның 28 февралендә Саба районы Байлар Сабасы авылында 6 балалы гаиләдә дөньяга килә. Саба мәктәбендә 10 класс белем алгач,1942 елда Халык судында (Нарсуд) сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан район комитетында (8 ел) эшли, соңрак район мәгариф бүлегендә экономист булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Әбүбәкер белән 30 ел бәхетле гомер кичерәләр (2001 елда вафат була). Бүгенге көндә Мәнзүмә апа бертуган апасының кызлары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев