Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабада махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Ленар Юнысовны соңгы юлга озаттылар

Хушлашу мәрасимендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба һәм Теләче районнары буенча Хәрби Комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары, классташлары, авылдашлары катнашты.

 Ленар Йосыф улы Юнысов   1972 елның 11 маенда Миңгәр авылында туган. 3  яшьлек чагында гаиләләре Үзбәкстан ягына күченеп киткән, 1980 еллар уртасында кире Сабага кайтып төпләнгәннәр. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Ленар Казанда автомәктәптә белем алган, армия хезмәтен үтәп кайткан. 1992 елда гаилә корган. Тормыш иптәше Ләйсән Гафур кызы белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, олылары мәктәпне тәмамлап, үз һөнәрләре буенча эшлиләр, кечкенә уллары 9нчы сыйныфта белем ала. Әти-әнисе мәрхүмнәр, бертуган ике энесе бар. Ленар Йосыф улы махсус хәрби операциягә 4 октябрь көнне  контракт нигезендә киткән. Аңарчы сак хезмәтендә эшләгән. 30 октябрь көнне Украинаның Селидово шәһәрендә барган сугышларда каты яраланып һәлак булган.

 Хушлашу мәрасимендә Ленар Йосыф улы турында җылы сүзләр әйтелде, классташлары аны тугры, ышанычлы дус булуын, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торуын, мәрхәмәтлелеген әйтеп уздылар. Тормыш иптәше Ләйсән ханым Ленар белән хушлашырга килгән, төрле яклап ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә, сабалыларга, кайгыларын уртаклашкан һәркемгә тирән рәхмәт хисләрен җиткерде, хәрби операциядә катнашучы һәр ир-егетнең исән-имин әйләнеп кайтуларын, якыннарын  югалтучыларга күркәм сабырлыклар теләде. Саба җәмигъ мәчете имамы Алмаз хәзрәт Гаянов  Ленар Йосыф улы рухына багышлап Коръән сүрәләре укыды. Мәрхүм үзенең васыяте буенча Миңгәр авылы зиратына әти-әнисе янына җирләнде.

Ленар Йосыф улы Юнысовның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! Батырлар даны мәңгелек!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев