Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада «Оста» балалар иҗат һәм «Кәеф» яшьләр үзәкләре ачылды

Биналарны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Нияз Аитов, Данис Шакиров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

«Һәр балага уңыш» федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелде. Аның мәйданы элеккеге бина белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Хәзер биредә 16 юнәлеш буенча эш алып барылачак: робототехника, чүлмәкчелек һәм тегү эше, судомодельләштерү, мозаика, рәсем сәнгате, химия һәм биология. Укучылар өчен лазер станогында  кисү, металл эшкәртү белән шөгыльләнү, пилотсыз очкычлар белән идарә итү, уку-укыту телестудиясендә эшләү мөмкинлеге туа. Биредә иҗади үз-үзеңне тормышка ашыру өчен барлык шартлар тудырылган.

«Кәеф» яшьләр үзәге дә үзенә  ерактан  чакырып тора. Ике катлы бина 100дән артык кешене сыйдыра ала, гомуми мәйданы якынча 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Беренче катта уен зонасы, медицина пункты, батутлар, скейт һәм эйр-парклар, амфитеатр һәм кыяга менү дивары урнашкан. Икенче катта бию залы, балалар уен бүлмәсе һәм административ кабинетлар бар. Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар һәм укучылар белән аралашты, аларга укуында һәм иҗатында зур уңышлар теләде.

 #Гаилә милли проекты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев