Бүген – студент, иртәгә – белгеч
29 июнь көнне Саба аграр көллиятендә тантаналы шартларда 14 нче чыгарылыш кичәсе узды. Махсус урта белем бирү йортын быел икътисадчы, төзүче, авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләүче, автомеханик, программист, пешекче белгечлеген алган 73 укучы тәмамлады.
Олы тормыш юлына аяк баскан егет-кызларны истәлекле вакыйгалары белән котларга түбән курс студентлары, әти-әниләре, район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма-учреждение җитәкчеләре килгән иде.
“Бүген сезнең бик тә истәлекле көнегез, көллиятне тәмамлап, олы тормышка аяк басасыз. Сез монда укырга керүгә белем белән хезмәтне бергә бәйләдегез. Бәйге-ярышларда зур җиңүләр яуладыгыз. Төрле өлкәләрдә хезмәтегезне куеп, районыбыз үсешенә үз өлешегезне керттегез. Киләчәктә дә уңышлар гына насыйп булсын! Әти-әниләрегезне хөрмәтләп, укытучыларыгызны ихтирам итеп яшәгез!”, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгарылыш курс студентларын тәбрикләп.
Иң элек “Профессионаллар” чемпионатының тәбәкара этабында призлы урыннар яулаган тугыз студент һәм аларның укытучылары тәбрикләнде. Көллият студентлары әлеге бәйгедә ел саен үзләрен һөнәри яктан зур әзерлекле итеп күрсәтеп, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Егетләргә биредә алган белем-күнекмәләре киләчәккә юл ярырга зур ярдәм итәчәк.
Тантанада иң элек көллиятне кызыл дипломга тәмамлаган студентлар чакырылып хөрмәтләнде. Программист белгечлеге алган Дамир Миннебаев һәм 521нче группа студенты Ягъкуб Тимеров үзләрен белем дөньясында иң алдынгы һәм максатчан итеп таныттылар.
“Мин автомеханик белгечлеге алдым. Көллияттә узган дүрт ел вакыт күңел түренә иң матур чор булып урнашачак. Йогадан башланган иртәләребез, ашханәдәге тәмле ашлар, үз эшләренең осталары булган укытучылар, хезмәткәрләр, гомумән, биредәге һәрбер көнебез матур хатирә булып сакланачак. Директорыбыз Закирҗан Бикмөхәммәтов һәр студентны кайгыртып, һәрберсе өчен җан атып яши торган җитәкче. Практикада да Закирҗан Миннемулла улы безнең чын остазыбыз булды. Бердәм бер гаилә булып, дус-тату укыдык һәм яшәдек. Монда, әлбәттә, таләпләр көчле, шуңа да тәрбия бар. Мин 1 июль көнне армия сафларына китәм. Аннан кайткач, югары белем алырга уйлыйм”, – ди Кукмара районы Аш Буҗи авылы егете Ягъкуб Тимеров.
Улларының Саба аграр көллиятендә һөнәри белем алуына әти-әнисе Дания һәм Мәгъсүм Тимеровлар да шат.
Көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов әлеге белем бирү йортын сайлаганнары өчен төрле районнардан җыйналган студентларга, аларның әти-әниләренә олы рәхмәтен белдерде.
“Сезнең киләчәгегез матур булсын өчен көллият коллективы барын да эшләде. Сезне чыгарып җибәрү безгә җиңел түгел. Район башлыгы Рәис Миңнехановның көндәлек ярдәмен тоеп яшибез. Безгә ныклы белем һәм тәрбия бирү бурычы гына кала. Калган барысы да республика һәм район җитәкчесе тарафыннан хәл ителгән. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап эшләргә, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр булып тәрбияләнеп, тормышта һәрберегез үз урынын табарга насыйп булсын”, – диде Закирҗан Миннемулла улы.
Ана-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ильяс Ибраһимов та (Теләче районы) көллият коллективына тирән рәхмәтен белдереп, чыгарылыш студентларына алган дипломнары илебезне тагын да көчәйтү өчен хезмәт итүен теләде.
Тантанада, елдагыча, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына, башка оешмаларга ярдәм иткән егет-кызларның хезмәте дә бәйяләнеп, җитәкчеләре акчалата бүләкләр һәм Дипломнар тапшырды. Чара берсеннән-берсе сәләтле студентларның матур җырлары белән үрелеп алып барылды.
“Минем апам да биредә укыды. Мин дә аның тәкъдиме белән әлеге белем бирү йортын сайладым. Көллияттә уку дәверендә үземә күп белемнәр, яңалыклар алдым. Характер формалаштыру буенча да биредәге уңай мохитнең йогынтысы зур булды. Көллияттә сәламәт тормыш алып бару буенча да зур игътибар бирелә. Уку белән беррәттән, без төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт күнекмәләре алдык. Мин “АК Барс” банкында һәм “Таттелеком” җәмгыятендә эшләдем. Аграр көллияткә бик зур рәхмәтлемен”, –диде 721нче группада программист белгечлеге алган Шәмәрдән егете Илзат Хәйруллин.
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев