Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында булды

Йомгаклау сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин республика муниципалитетларында узучы хисап сессияләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, район социаль-икътисадый үсеш рейтингында уңай динамика күрсәтеп, 12 урынга күтәрелгән

 

«Саба районы күп күрсәткечләр буенча тотрыклы үсешне саклый»

 

Эш сәфәре кысаларында ул «Оста» Балалар иҗат үзәге һәм «Кәеф» яшьләр үзәген ачу тантанасында катнашты. Әлеге объектлар  Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләрнең   күз  алдында   сафка басты һәм  көтеп  алынды,

«Оста» балалар иҗат үзәгенең яңа бинасы «Һәр балага уңыш» федераль проекты, «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелде. Аның мәйданы элеккеге бина белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Хәзер биредә 16 юнәлеш буенча эш алып барылачак: робототехника, чүлмәкчелек һәм тегү эше, судомодельләштерү, мозаика, рәсем сәнгате, химия һәм биология. Укучылар өчен лазер станогында  кисү, металл эшкәртү белән шөгыльләнү, пилотсыз очкычлар белән идарә итү, уку-укыту телестудиясендә эшләү мөмкинлеге туа. Биредә иҗади үз-үзеңне тормышка ашыру өчен барлык шартлар тудырылган.

«Кәеф» яшьләр үзәге дә үзенә  ерактан  чакырып тора. Ике катлы бина 100дән артык кешене сыйдыра ала, гомуми мәйданы якынча 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Беренче катта уен зонасы, медицина пункты, батутлар, скейт һәм эйр-парклар, амфитеатр һәм кыяга менү дивары урнашкан. Икенче катта бию залы, балалар уен бүлмәсе һәм административ кабинетлар бар. Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар һәм укучылар белән аралашты, аларга укуында һәм иҗатында зур уңышлар теләде.

 Аннары Саба районына  килүчеләр мәдәният  йортында оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр җитештергән төрле товарлар, азык-төлек продукциясе күргәзмәсен карадылар. Алга  таба район башлыгы Рәис Миңнехановның “Саба муниципаль районының 2025 елда социаль-икътисадый үсеше  йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында”гы докладын  тыңладылар.

Чыгышында билгеләп үтелгәнчә, район икътисады төрле тармаклар үсеше өчен ресурслар тудыра, ә эчке территориаль продуктның өчтән бере авыл хуҗалыгына туры килә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча район күп юнәлешләр буенча тотрыклы үсешне саклап калган. Дәүләт программалары кысаларында социаль инфраструктура үсеше дәвам иткән: 28,3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 50 социаль объект төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән.

Тулай  территориаль продукт күләме 26,4 миллиард сум тәшкил иткән (республикада 23 урын), үз җитештерү товарларын төяп озату күләме – 6,2 миллиард сум, сәнәгать җитештерү индексы – 103,3процент. Кече һәм урта бизнес өлеше  40,5процентка җиткән.

Авыл хуҗалыгы район икътисадының төп тармагы булып кала. 2025 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 429 миллион сум дәүләт ярдәме алган. Әмма төп проблемаларның берсе – чимал сөткә сатып алу бәяләренең түбән булуы: НДСсыз 34,58 сум, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15,50 сумга кимрәк. Районда көненә 340 тонна сөт савыла, һәм вәзгыять үзгәрмәсә, язгы кыр эшләренә әзерлек буенча кыенлыклар туу ихтималы бар.

      Район башлыгы шулай ук «Саба» индустриаль паркы территориясендә Агропарк бинасы төзүдә ярдәм күрсәтүне сорады. Бу проект 76 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, авыл җирендә педагог кадрлар җитмәве һәм муниципаль учреждениеләр автобус паркының тузуы мәсьәләләре күтәрелде.

 Йомгаклау сүзендә Фәрит  Мөхәммәтшин республика муниципалитетларында узучы хисап сессияләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, район социаль-икътисадый үсеш рейтингында уңай динамика күрсәтеп, 12 урынга күтәрелгән.

Агросәнәгать комплексында да нәтиҗәләр югары: республика сөрүлек җирләренең 2,11проценты Саба районына туры килсә, акчалата керем өлеше 3,84 процент тәшкил итә. 2025 ел йомгаклары буенча район АПК рейтингында 8 урында. Акчалата керем 9,8 миллиард сумга җиткән, шуның 8,9 миллиарды терлекчелек тармагына туры килә. . Мөгезле эре терлек саны арткан, ит җитештерү күләме сакланган.

Фәрит  Мөхәммәтшин йомгаклау сүзендә дәүләт ярдәме чараларын нәтиҗәле файдаланырга, конкурент өстенлекләрне барларга һәм кече, урта бизнесны үстерү эшен дәвам итәргә чакырды.

Сессия ахырында район активына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды, махсус хәрби операциядә катнашучы  СВО Илназ  Фәләхов (Саба), Альберт  Моратниязов (Сатыш) гаиләләренә торак алу өчен сертификатлар бирелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев