Бүген Туктар авылында яшәүче Нуретдин Рафиковны 90 яше белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова котлады.
Хезмәт ветераны Нуретдин Хәйрулла улы Рафиков лаеклы ялга чыкканчы “Октябрь” колхозында төрле эш башкаручы булып хезмәт куйган.Тормыш иптәше Кадрия белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Кадрия ханым 2022 елда вафат була.
Нуретдин аганы авылда олысы да кечесе дә хөрмәт итә. Ул бүгенге көндә Туктар авылында төпчек улы Наил гаиләсендә тыныч гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев