Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүгенге заман фермаларына сәяхәт

Районыбызда өлкәннәр ун­көнлегендә авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны ирешелгән казанышлар белән урынга барып таныштыру традициясе бар.

Быел җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең терлекчелек фермаларына сәяхәт кылдык. Мондый чара  инде шактый еллар кабатлана. Әлбәттә, без үзебезгә карата күрсәтелгән ихтирам өчен район башлыгы Рәис Миңнехановка  һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншинга бик рәхмәтлебез. Билгеләнгән маршрутны профсоюз комитеты рәисе  Гөлназ Нигъмәтҗанова җитәкчелегендә узгач, күргәннәребез турында мул сыйлы өстәлләр артында фикер алыштык.

Анда алган тәэсирләремне язарлык эзгә сала алмыйча  шактый йөрдем. Моннан 20 ел элек һәм аңарчы булган вәзгыять  белән бүгенгесен чагыштырып карадым да, ул заманнарда күз алдына да китереп булмаган алгарышларны күргәч исем -акылым китте.

Беренче тукталыш “Мөхәм­мәтшин” крестьян-фермер ху­җа­лыгында булды. Икенчесе – авылдаш күршем Ильяс Дәү­ләтҗанов җитәкләгән “Нырты” бүлекчәсенең Арташ бригадасында, өченче тукталыш. Явлаштау бүлекчәсендә сәяхәтебез тәмамланды. Һәр­бер­сендә сыер саву заллары булган заманча  яңа сыер тораклары төзелеп бетү хәлендә.

Бу язмамда төп игътибарны Зө­фәр Мөхәммәтшин хуҗалыгына юнәл­термен. Чөнки Татарстанда тулы цикл белән нәтиҗәле эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе ул. Бәлки әле кредит алмыйча төзелешләрне үз акчасына, үз эшчеләре белән дәвам итүче бердәнбер хуҗалыктыр. Рентабельлек дәрәҗәсенең 20-30 процент булуы шундый мөмкинлек бирә. Хөкүмәт биргән субсидияләрне дә кушып исәпләгәндә тагын да күркәмрәк саннар чыга. Уртача хезмәт хакының 92 мең  икәнлеген белгәч, фермер гадел икән дигән фикер туып, аңа карата хөрмәт хисләре уятты. Бу хуҗалыктан көн саен  комбинатларга  30-31 тонна сөт китә, 1 милионнан артык акча кереп тора. Шунысы аеруча куанычлы, монда сыер көтүен нигездә үзләрендә үстерелгән таналар хисабына тулыландырырга тырышалар. Димәк, дөрес технология белән үстерү нәтиҗәсендә аларның нәсел сыйфатлары югалмый.

Комплекс территориясенә ки­­­­­­леп керүгә, бетон плитәләр җә­ел­гәнен, торак эчендәге чисталыкны күргәч, үткәндәге көз һәм яз айларында озын кунычлы резина бутыйлар киеп йөрүләр, башларын сузып азык яки тирес төялгән арба тартучы атлар күз алдына килеп басты. Торакта төрле катнашмалардан ясалган азык таратучы тракторны күргәч, азык цехында зур чаннарда ясал­ган ачыткыны чиләк-көянтә белән ярыша- ярыша саз ярып,  сыерларга ташучы Гөлчирәләр, Фәнияләр искә төшкәч, ачудан тән кызышты. Сөт флягасы зурлыгындагы җиленнәрен җәеп сәндәрәдә күшәп яткан тук һәм көр сыерларны күреп күзләр камашты. Шул ук вакытта, без эшләгән чордагы, аеруча яз айларында ярым ач, нибары 4-5 литр сөт бирүче ябык сыерлар күз алдына килеп басты. Уйлап карагыз: ул сыерлар елына 3 тонна сөт бирделәр, ә Мөхәммәтшинныкылар 12  тонна. КПРФ әһелләре элек сыерларның баш саны фәлән иде дип сөйләргә яраталар. Продукциясе аз булгач, җан асраудан ни мәгънә? Әгәр 1973 елда Украинаның Винница өлкәсеннән, берничә ел узгач Казахстаннан салам тюклап, вагоннарда алып кайткан вакытларны сөйләсәм   яшьләр мине аңламаслар. Бу эшләргә күпме акча түгелде бит. Аз сөт-ит җитештергән өчен райком бюроларында "кыйналган”, эштән куылган  колхоз рәисләре, терлекчелек белгечләре шактый булды. Аларның үз чиратында, ничек итеп өстәлләр төеп, сыер савучылардан сөт таләп итүләре турында китап язарга була. Югарыдагыларга ошау өчен төрле ысуллар кулланып ялган отчетлар бирелде. Астагыларны да, өстәгеләрне дә бу ялган саннар канәгатьләндерде. Моны бөтен кеше белсә дә, дәшмәде, чөнки система шундый иде.

Һәр сыерның муенына физиологик хәлен, күпме сөт биргәнен компьютерга белдереп торучы датчиклы муенса урнаштырылган. Теләккә килгәне билгеле булуга, аерып ал да, орлыкландыр. Аннары УЗИ аппараты белән тикшер. Безнең заман ветеринары кебек, кул белән сыерның туры эчәгесендәге тизәген чистарткач кереп, аналыкны капшый-капшый бозау яралгысы эзлисе юк. Ачы таңнан торып, колхоз белгечләре генә түгел, культработниклар контроль савуга йөрми хәзер. Районнан фермалардагы эш тәртибен контрольдә тотарга вәкилләр җибәрелми. Чөнки һәркайда Мөхәммәтшин кебек эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп, һәр тиенне санап эш итүче чын хуҗалар барлыкка килде. Базар шартлары шундый: булдыра алсаң эшлисең, булдырмасаң банкротка чыгасың да, мөлкәтеңне башка кешегә сатасың. Кредитка чумган булсаң, эшләрең тагын да катлаулана.....

Зөфәр Зиннәт улы чын көндәшлек шартларында “Ик­шер­мә” совхозы таралып, җи­ре һәм мөлкәте 7 фермерга бүлен­гәч, алар арасыннан үсеп чыккан шәхес. Совхоз директоры булуы, әлбәттә, ярдәм итми калмагандыр. Ни генә әйтсәк тә, эшнең соңгы нәтиҗәсе куанычлы. Шуңа күрә ул нечкәлекләрдә казыну урынсыз. Кем ныклап кызыксына, аның узган  елның июнь аенда “Бизнес онлайн” электрон газетасына биргән интервьюсын табып укый ала. Кызыклы һәм ихлас әңгәмә.

Бу хуҗалыкка моннан шактый еллар элек тә барып, сокланып кайткан идек.

Зөфәр әфәнденең эчке хис­ләрен ачыкларга уйлап, "Син бә­хетлеме?” дип сораганым хә­тердә калган. Ул шактый уйланып торгач: ,,Бәхетледер инде, 80 миллион  бурычым бар”, дип әйткән иде. Монысында сорап торасы юк, болай да аңлашыла. Кредитлары юк. Хуҗалык үсештә. Артында аның эшен дәвам итәр­лек булып җитлеккән улы һәм кызы бар. Моннан берничә ел элек авыр операция кичереп тә сәламәтлеген торгызган, иҗат дәрте сүрелмәгән, сокланырлык шәхес ул. Ходай кушып, озак еллар шулай булсын әле.

Безнең "Өлкәннәр" клубында әлеге сәяхәт турында сүз чыккач берәү үзалдына: ”Аңа җиткән бит шунысы, тагын яңа торак төзи”, – дип әйтеп куйды. Икенчесе: “Нәфес корты кермәдеме икән аңа?” – диде. Шунда мин, үз каланчамнан торып: "Егетләр, аның өчен хәзер акча икенче урында. Ул иҗат юлына баскан, шуннан тәм һәм рәхәтлек таба булыр. Татарстанда гына түгел Россиядә билгеле, абрулы шәхес. Ул һәр җиңүеннән рухи канәгатьлек аладыр. Әнә шулар аңа алга барырга дәрт өсти. Эшмәкәр оеткысы булган шәхесләргә дә,  язучылар һәм фән эшлеклеләре кебек үк, үз тармагында иҗади уңышка ирешү бәхет китерә. Тукталып калсалар, суыналар, эшләре торгынлыкка керә аларның. Аннары заманнан, технологиядән артка калып таркалу башланырга мөмкин. Әнә эш башлаганда сыерларын роботлар сауган. Ә хәзер, үзе әйткәнчә, икътисади ягын анализлаганнан соң, санкцияләрне дә исәпкә алып саву залларына өстенлек бирә башлаган”, - дидем.

Бу мәкаләне укыган үтә вакчыл кеше, гел яхшы ягын гына күреп кайткан, терлекчелектә, кимчелек булмый калмый ул, аларын язмаган, дияр бәлки. Әнә Әтнә районында нинди алдынгы фермада бруцеллез авыруы  табылып, 5 мең  баш терлекне юк иттеләр дип тә өстәргә мөмкин. Сүз дә юк, һәркайда проблемалар чыгып тора, аларны даими рәвештә чишеп бармасаң тупикка килеп керүең бик тиз. Килеп киткән арада гына җитештерү тармагын тулысынча күзаллау кыен. Проблемаларны белү өчен аның эчендә кайнарга кирәк. Зөфәр Зиннәт улына килгәндә, әгәр икътисади яктан рентабельлек югары, ел дәвамында бер сыерга 12 тонна сөт савыла, эшчеләре югары хезмәт хакы ала, табигатьне пычратуга юл куелмый икән (тиресне зур, калын пленка белән ябылган чокырда туплап, яз көннәрендә җиргә махсус техника белән кертәләр) нинди дәгъва белдерергә буладыр, белмим.

Әлбәттә, белгеч буларак, бу хуҗалыкка гына кагылмый торган кайбер фикерләрем бар.

Мәсәлән, сыерларның көтү әйләнеше 3 елга якын икән. Димәк, таналарны ике ел үстерәсең дә, сыер булгач өч ел сөтен савып бракка чыкса, иткә җибәрәсең. Бик сакланып кына, монда бераз резерв бар икән диясе килә. Әгәр азыкларны тагын да ныграк туклыклы матдәләр,  витаминнар һәм микроэлементлар белән баланслап ашатсаң, сыерларның кысыр калуларына, җилен һәм тояк авыруларына каршы тагын да ныклап көрәшсәң, аларның эш гомерен озайтырга мөмкин, минемчә. Тагын бер юлы – һәр терлекчелек комплексыннан читтә икенче бер хуҗа әйтелгән сәбәпләр аркасында яраксызга чыгарылган сыерларны үз ку­лына алып файдалануны оештырса начар булмас иде. Мәсәлән, андый эш белән Әлмәт районында бер фермер хатын-кыз шөгыльләнә дип укыганым булды. Димәк,  әйткәннәрем буш хыял түгел. Кызык, чит ил фермерлары ничек эшли икән бу юнәлештә? Яңа туган үгез бозауларны Мамадыш районына җибәрүләрен белгәч тә, районда ит җитештерүне тагын да арттыру мөмкинлеге бар икән әле дигән фикер туды.

Шунысы кызык тоелды: Зөфәр әфәнде 16 мең генә пенсия ала икән. Үзе пенсия фондына  ай саен 45 мең акча күчереп бара. Эшләүче пенсионерларны менә ничек кыерлый икән хөкүмәтебез дип уйлап куйдым. Гадел эш түгел, минемчә.

Мәкаләмне йомгаклап әйтәсе килә. Алда сөйләгән казанышлар СССР таралгач ,,тимер чаршау” ачылып, алдынгы илләрдәге тех­но­логияләр ургылып керү һәм нәселле терлекләр кайтарылу нә­ти­җәсендә һәм,  әлбәттә, төрле юллар белән финанс запасы булдырган мөлкәтче-хуҗалар һәм дәүләтнең аларга кредитлар, субсидияләр бирү  барлыкка килгәч мөмкин булды.  Карап йөргәндә, “Совет заманы булса, бүген моңа ирешелерме икән?”, – дип ике эшмәкәрдән сорадым. Берсе “юк”, икенчесе “булыр” диде, – әнә Кытай ничек ыргылып үсеп китте”, – дип җавап бирде.

Совет чорында Киров исе­мендәге һәм “Искра” колхоз­ла­ры­на, “Саба” совхозына Венгриядән кайтарылган нәсел­ле сыерлар ашату һәм асрау технологиясе дөрес булмау сәбәпле юкка чыктылар. Алардан туган бозаулар да үзебездәге шикелле гап-гадигә әверелде. ГДРдан Ильич исемендәге колхозга кайтарылган ,,Мерино флейш” токымлы сарыклар да шул язмышка дучар ителде. Система алышынгач бар да үзгәрде. Әнә эшмәкәр Дамир Фәйзрахманов иң беренче чиратта заманча технология буенча тораклар төзегәч кенә Польшадан нәселле дуңгызлар кайтарып эшен башлады. Ул комплекслар әле дә, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләп торалар.

Совет чорында интенсивлаштыру кирәклеге турында лаф орулар күп булса да, җитештерү тармаклары экстенсив юнә­леш­­­тә алып барылды. Терлекчелек аеруча күп җәфа чикте. Азык җитештерү өчен бүленгән майданнар чәчү әйләнешендә 20-25 проценттан артмады. Ашламалар тиешенчә бүленеп бирелмәгәч, уңыш түбән булды. Хәзерге кебек көчле азык хәзерләү техникалары да булмады. Районның уртача баручы Киров исемендәге колхоздан мисал китерә алам: 1979 елда  бер гектардан бөртеклеләр – 13.1 центнер, бәрәңгедән – 76, кукуруздан – 170, чөгендердән 11 центнер уңыш үстерелгән. Ә 1980 елда шул ук тәртиптә 14.2; 132; 69; 171 центнер тәшкил итте. Иренмәсәгез хә­зер­ге саннар белән чагыштырып карагыз, аерма кайсы чор фай­дасына икән? Бөтен көчне бөртекле ашлыкка юн­әл­дергән кебек булсак та, анда да ашлама аз кулланылып, техника җит­мәү сәбәпле уңыш аз алынды. Ә хәзер хәл бөтенләй башкача.  Шул ук “Мөхәммәтшин” ху­җа­лыгында быел гектарыннан 57 центнер бөртекле ашлык үстергәннәр. Йомгаклап әйтәм: терлекләребезнең баш саннары күп, әмма азык җитмәгәч, асрау технологиясе сакланмагач нәтиҗәсе начар булды. Шуңа карамастан, Совет чорын мактап искә алучылар шактый. Ә мин, шул заманда изелеп эшләгән ке­ше буларак, аны бөртек тә  сагынмыйм.

Бүгенгә кайтып, шуны әйтми кала алмыйм, терлекчелек тар­магында эшче көчләр җит­мәү сәбәпле, чит­тән килеп эш­ләү­челәр күбәйде. Мә­сәлән, әл­е­ге хуҗалыкта барлыгы 75 ке­ше эшли икән, шуларның 17се үзбәк милләтеннән. Димәк, хез­мәт хакы читкә китә. Авыл җи­рендәге татарларны башка милләт алыштыра. Балалар аз туа. Яшьләр шәһәргә тартыла. Бусы инде башка темалар. Илнең иң зур проблемасы....

 

Габит Фәрхетдинов.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев