Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Булганнарга – муллык, уңганнарга уңыш ышанычлы юлдаш

“Авыл – ил тоткасы» сәхифәсе

    Районның  төньяк-көнбатышында  Мишә  елгасы буенда  урнашкан  Мичән һәм Тимершык  авыллары 1959-1994 елларда Тукай  һәм XXII партсъезд исемендәге  колхозларның үзәге  иде. Әлеге республика   күләмендәге  алдынгы хуҗалыклар белән  олпат җитәкчеләр Фәрит Хәсәнов һәм  Нургаян  Мөхәммәтшин рәислек итте. Туксанынчы  елларда башланган аграр реформалар шаукымында берара Тукай һәм Тимершык  күмәк предприятиеләре  оештырылды. Әмма аларның  гомере озын булмады. Халык  үзләренә тиешле  пай җирләрен  мөстәкыйль  эшкәртүдән  баш тартты. Шулай итеп, 2008 елда Мичән җирлегендә “Саба” җәмгыятенең  6нчы  филиалы барлыкка   килде. 2009 елдан  аның составына Тимершык бригадасы да  керә.  Бүлекчәне 2023 елның  апреленнән  Рамил Рәфыйк  улы Шәймәрданов  җитәкли. Ике  коллективта барысы 177 кеше эшли.  Былтыр  аларның  уртак тырышлыгы белән 255,1 миллион  сумлык  продукция  җитештерелде.

Мул продуктлылык яхшы   тәрбиягә бәйле 

   Барлыгы  6935 гектар  сөрүлек җир­­ләре бар, шуның яртысына  якынын  азык  культуралары тәшкил итә, – ди Рамил Шәймәрданов. – 2023  ел­­да әлеге мәйданнардан 8153 тонна ашлык, 1403 тонна бәрәңге , 717 тонна печән,  1837 тонна сенаж,  9108 тонна  силос җыеп  алынды. Бер  шартлы терлеккә 30 центнерга  якын  азык берәмлеге әзерләнде, запас белән  ел буе  ашатырга  җитәрлек булды. Табигать шартлары  уңайсыз килүгә  карамастан,  бөртекле  культуралар гектарыннан 27,8  центнер уңыш бирде.  Моның  сере югары ре­п­родукцияле симәнәләр белән эш­­ләү, шулай ук белгечләрнең һәм ме­ханизаторларның агротехник  ча­­раларны дөрес  үтәүләрендә  дип уйлыйм.  Хәзерге шартларда­  күп күләмдә туклыклы югары про­теинлы азык сыйфатлы мул про­­дук­ция  җитештерүнең  алшар­ты  бу­лып тора. Игенчелек тар­ма­гында үс­терелгәннең барысы да  терлекләр тәрбияләүгә тотыла. Былтыр бүлекчә буенча 6935 тонна сөт, 508 тонна ит җитештерелде. 2022 ел күрсәткечләреннән чигенеп эшләүдән тиешле нәтиҗәләр  ясап, җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелә. Резервлар барлана. Агымдагы  елда Мичән фермасында  сыерлардан  сөт савуны  2024  елның  I  кварталына карата  602  центнерга  арттыра  алдык.   Ит тә былтыргының өч  ае белән  чагыштырганда  385 центнерга күбрәк җитештерелә. Ми­чән, Кызыл Мишә, Тимершык фер­малары  буенча  малларның уртача  тәүлеклек артымы  212 граммга  күб­рәк. Терлекчелек  тармагында һәр квартал  саен  105  центнер  үсеш  алуны  бурыч итеп  куябыз. Мо­ның өчен зооветеринария бел­гечләренең, мал караучыларның  бер команда булып бердәм  эшләве   кирәк.  Югары   күләмдә  сөт  саву  сау-сәламәт  сыерлар тотканда гына мөмкин.  Таналарны  дөрес итеп  каплатып, бозауларны вакытында  вакциналаштырып,  малларның баш  санын  арттыру да – көн таләбе.

Игенчелеккә  килгәндә, былтыр   көз­дән  борчак,  күпьеллык үлән, бә­рәңге, кукуруз үсәчәк  мәйданнар  30-35  сантиметр тирәнлектә туңга  сөрелде. Бер мең гектарлы кукуруз кырын ашларга 250 тонна  аммиак  суы бар. Чәчү алдыннан культиватор белән туфракка кертергә планлаштырабыз. Агротехник ча­ра  Закир Таһиров белән Фидаил Сәй­фетдиновка  йөкләнәчәк. Кыр эш­ләре оешканлык, бердәмлек, барлык  механизаторлардан зур җаваплылык,  югары сыйфат  сорый.

Гаилә белән бер хезмәттә

   Сыер савучы хезмәте тәгәрмәчтәге тиеннеке кебек: көн дә бертөрле. Иртән торасың, эшеңә барасың, кайтасың, бернинди  интрига  юк. Сыер савучыга хайваннар белән дә аралаша белергә, тырыш, сабыр булырга да кирәк. Һәр көн яисә көн аралаш (анысы  кайсы сменада булуыңа  карап) иртәнге 3тә шалтыраучы будильникка уяну бер дә җиңел түгел. Бөтен авыл йоклаганда, йомшак һәм җылы юрган астыннан  чыгасы килеп тормый. Хәзер сөт саву процессы күбесенчә механикалаштырылса да, аңа карап эш җиңеләйми. Берничә сәгать бертуктаусыз аягөсте булу – ха­тын-кыз өчен зур хезмәт! Берәр сыерың тибешкәк, икенчесе сөзгәк икән – аны­сына да  түзәргә кирәк. Көн саен үзен­чәлекле ферма исе генә ни тора.

Яңа Мичән сөт комплексында эш­ләү­че Фидания  Мирзина да 1989 елда мәктәпне  тәмамлаганнан бирле маллар арасында. Барлык  этапларны  да   узган. Башта  20 ел сөтне үткәргечкә  сауган. Хәзер   “Делаваль”дә. Аермасы шул: аппаратны имчәккә киертү өчен  бил бөгәсе  юк, сыер  сөзми дә, тибә дә алмый. Аның каравы 50 түгел, ә 420 сыер  савыла. Әлбәттә, сөт күләмен, җиленгә массаж ясау, яхшылап юу, саву аппаратын контрольдә тоту, ветеринария таләпләрен үтәп-күзәтеп тору өчен барлык җиһаз, диагностика җайланмалары бар. “Әнием Тәнвирә гомер буе бозаулар  карады, сыер  да  сауды. Әтием  Хәернас та  фермада  эшләде.  Без туганнан  бирле  алар арасында идек. Шуңа  авылда  калганбыздыр инде. Шәһәргә кит, дип  әйтүче булмады.  Яратып эшләсәң, кайда да югалып  калмыйсың ул. Хезмәтемне 35 ел күңел биреп башкарам. Авылны, терлекләрне яратканга шушы хезмәткә алынганмындыр инде. Ирем Тимершыкта  ясалма орлыкландыру технигы,  улыбыз   Кызыл  Мишә  фермасында  ве­теринария  табибы.  Гаиләбез белән тер­лекчелектә”, – ди Фидания ханым. Ул былтыр 1457,3 центнер, 2022 елдагы бе­лән чагыштырганда 10,4 процентка күбрәк продукция җитештергән.

Фермада  24 терлекче эшли, шуларның   6сы – Фидания Мирзина, Рәзилә Мөба­рәк­шина, Лилия Хәйруллина, Ләйлә Сафиуллина, Флюра Гыймалтдинова, Алинә Шәйхетдинова сыерлар сава. “Делаваль”гә операторлар Радик Ашаров, Айрат Ситдиков, Дамир Әхәтов хезмәт күрсәтә. “Коллектив бердәм, эшкә бер команда булып киләләр. Элекке белән  чагыштырганда фермага керү юлы әйбәт.  Хезмәт   хаклары  вакытында бирелә.   Җитештерүгә  килгәндә,  савым  узган  елда  түбәнрәк  иде. Без  һаман  да  арттыру   ягында. Соңгы  вакытта бер сыерга  уртача  савым  23 литр  тәшкил итә, көндәлек  9,4 тонна сөт озатыла. Комплекста   152 баш буаз тана бар, шуларны бозаулатып,  савымны  10 тоннага тутыру максаты белән эшлибез.  Әле тагын 132 баш каплатыласы тана бар, шуның 41е орлыкландырылды, 45ен УЗИдан карарга  кирәк. Май  аенда  40 тананы контрольгә аласы калып бара. Димәк, киләчәк ышанычлы”, – диде зоотехник Ранур Баһавиев (астагы фотода).

Хуҗалыкларга 15 литр  сөтле ике  сыер тотканчы, 30  килограмм продуктлы бер сыер үстерү отышлырак. Мичәндә дә бар андый малкайлар. Мәсәлән, 311  санлы  сыер 39.1 литр  сөт бирә.  Бозаулаганына  76   көн икән. Шулай ук беренче лактациядәге 339 санлы сыер да аннан  калышмый.  Гомумән, “Алтро”  программасына  муенындагы  транспондеры белән кертелгән  сыер­ларның барлык мәгълүматы компьютердан күренеп тора. “Продуктлылык сыерның организмына, генетик формасына бәйле”, – ди Ранур Баһавиев.

 Кайчандыр аерым хуҗалык булган Керәннедә дә симертү үгезләре торагы  сакланып   калган.  Анда малларны 6 айдан  соң  180-200 килограммга җиткәч күчерәләр. Биш терлекче 140тан артык  үгез карый.

Рационализатор тракторчы

Газета укучыларыбызны Мичән бүлекчәсе уңганнары белән таныштыруны дәвам итү өчен агроном Азат Галимуллинга ияреп кырга  да  чыктык. Беренче тукталышны “МТЗ-1221” тракторында  50 гектарлы костер үләне мәйданын тырмалаучы  Фаяз Заһидуллин янында  ясадык. Башта  басу минераль ашлама белән тамырдан тукландырылган. “Ашлама бик  кыйммәт булу сәбәпле, шушы  алымны  кулланабыз. Сибеп кенә  чыкканда нәтиҗәсе кими, туфракка керткәч, тамыр системасына тизрәк барып җитә”, – ди агроном.

Фаяз Заһидуллин 1993 елдан бирле техникада. Башта аңа зур “Т-150” тракторы биргәннәр. Ун  елдан артык “Акрос” комбайнында да эшләгән. Хәзер дым каплату, бәрәңгенең рәт араларын эшкәртү аның өстендә. “Тракторым Глонасс системасына тоташтырылган, барысы да контрольдә. Ничә гектар җир сөргән, күпме ягулык яккан, тик торган вакыты – барысын да компьютер исәпләп бара. Иртәгесен бакта  калган  ягулыкка  карап солярка  саласың”, – ди механизатор. Ул үзе дә тракторына рационализаторлык гамәле  керткән: радиаторны  зурга, 5 рәтлегә  алыштырган. “Заводтан куеп  чыгарганы тиз кыза иде, җилгә каршы туктатып суытырга  кирәк. Вакыт әрәмгә үтә. Двигатель дә шакылдарга  мөмкин. Ютубтан карадым да, җитәкчеләргә  аңлаттым инде. Алыштыру 92 меңгә төште. Аның  каравы хәзер кызмый, күбрәк эшләнелә. Көнгә 60-63 гектар җир тырмалап  була”, – диде ул.

Җир сый ала

Бүлекчәдә 746 гектардагы уҗымнар нигездә начар кышламады. Хәзер тукландыру аларга яңа көч бирә. Бу  эшкә “ДТ-75” тракторы белән Айдар Галимуллин  алынган.  Аммиак селитрасын 40 гектарлы  көзге бодайга “СЗП-3,6” чәчкече белән тамырга  керткән  вакыты  иде. 1987-1989 елларда хәрби бурычын игезәге Айрат белән Әфганстанда  үтәгән егет. Туган  авылы Керәннегә  кайткач,  үзен  байтак техникада сынаган. “ГАЗ-53”, комбайн һәм башкалар. Соңгы 20 елда дизель тракторын йөртә. Язын – чәчкеч, җәен – бульдозер, кө­зен сука  тага. Былтыр 300 гектарда туңга  сөргән. Без  агроном белән алар янына килеп туктаганда төшке аш  вакыты  иде. Алар дигәнем Айдар үзе, чәчкечкә хезмәт   күрсәтүчеләр Айдар Нургалиев, Тәлгат Байназаров һәм “МТЗ-82”ашлама  чыгаручы аграр  көллият студенты  Фирзәр Исламов. Кырдагыларны Рафаэль Миңнебаев  сыйлады. “Без – бер  команда. Ничә еллар инде гел бергә. Тракторчыга  булышмасаң, эш бармый”, – диде Айдар Нургалиев. Ашаганнан  соң тагын да көч  кергән игенчеләр чәчкечне  ашлама белән тиз тутырдылар.  Ул арада агрегат  кузгалып та китте. Ашлама гектарына 2 центнер исәбеннән кертелә.

                                             Терлекчелек башы – сәламәт туган бозау

Кызыл Мишә фермасында сыер-таналарны  бозаулату Рафаэль Ганиевка  һәм Марат Гарифуллинга йөкләнгән. Бик җаваплы  хезмәт. Шәхси хуҗалыгында мал асраган  кеше яхшы белә: төн йокыларын калдырып бозаулыйсы сыерны саклау – иң авыры. Исән-сау чүбен  салганын теләп борчылулар... Сы­ерның аны ашый торган  гадәте дә бар  бит.  Элегрәк кешеләр күренә башлаган сыер соңгылыгына чабата бәйләгәннәр, шуннан   соң, имеш, тиз  төшә.  Ә фермада сыерлар  ел әйләнә бозаулый һәм сәламәт үрчем алу хорафатларга түгел, фәнни  технологияләргә нигезләнә. “Мин  фермада XXII партсъезд исемендәге  колхоз за­маныннан бирле эшлим. Озакламый 25  ел була. Шушы  вакыт эчендә  күп үзгәреш булды. Бер нәрсә әһәмиятен  югалтмый. Ул – угыз сөте. Сыерлар, таналарны торакка бозаулатуга 20  көн кала алып керәбез. Аларны  ашатуның үз тәртибе бар. Рационны төгәл саклыйбыз. Ә бозауга беренче сәгатьтә үк сыворотка,  зонд белән дүрт литрга хәтле угыз сөтен эчертәбез. Шуннан соң мал нык булып үсә”, – ди Рафаэль Ганиев.  

 Угыз — сыер бозаулаганнан соң 3-5 көн бирә торган сөт. Ул төрле бактерия һәм вируслардан саклый торган матдәләргә бай. Угыз бозау организмында иммунитет булдыру өчен барлыкка килә. Рафаэль Ганиев зонд белән яңа туган бозауны ашатып та  күрсәтте. Алар канәгать кыяфәт чыгарып, салам аслыкта тавыш-тынсыз яталар. Угыз туклыклы шул ул. “Барысы да белгечләр  кушканча. Ветеринар Динар  Мирзин безнең белән гел  бергә”, – ди терлекче. 

 

Әтисе юлыннан

Хәзер фермаларда  нәселле үгезләр юк. Көтүне  яңарту проблемасын ясалма орлыкландыру  хәл итә. Моның өчен орлыкны сыналган, югары продуктлы һәм токымлы нәсел үгезләреннән генә алалар. Шуңа да алардан туган бозаулар шактый көр булып туа, тизрәк үсә. Ясалма орлыкландыру  бозаулау вакытын билгеләргә һәм туачак бозауның характеристикасына да йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә сыерларны теләсә нинди һава шартларында да каплатып була. Кызыл Мишә фермасында бу җаваплы вазифаны Айрат Латыйпов  башкара. “Хезмәт юлымны 1981 елда армиядән кайткач, шофер  булып  башладым.  Әти  ясалма  орлыкландыручы  булып  эшләде. Ул пенсиягә чыкты да, аның  урынына  мин   калдым. Һөнәргә Сабада берьеллык курска йөреп  өйрәндем. Инде  32  еллык тәҗрибәм бар. Хезмәтеңне яратмасаң, бер ел да эшли  алмыйсың”, – ди белгеч. Чыннан да, ясалма орлыкландыру – бик нәзберек вазифа. Әгәр кулың ияләшмәгән икән, юкка көч куясың дигән сүз. Башта ук бөтен нечкәлеген белеп бетерергә кирәк. Айрат Латыйпов быел өч айда гына 150  сыер каплаткан. Бе­ренче  кварталда  110 бозау  алганнар, тагын  200 баш танадан үрчем көтелә.  Бу нәсел эшенә зур игътибар­ны  күрсәтә. Җитәкчеләре Рамил Шәймәрданов әйткәнчә, апрель аенда Айрат  каплаткан  46 тананың  43е буаз булган.  Бу – супер  күрсәткеч. Чөнки  46ының  30ы гына орлыкланса да,   әйбәт санала. “Каплату өчен “Элита” фирмасының югары сыйфатлы спермасы кулланыла. “Бер  сыерга уртача 1,8 доза сперма  китә. Малларның җенси циклын белгәндә генә югары  күрсәткечкә ирешергә була”, – ди Айрат Латыйпов.   Фермада көндәлек  5500 литр  сөт  савыла.

Бер-ике җөмлә белән

Кызыл Мишә ягындагы басуда күпьеллык үләннәрне тырмалаучы Закир Таһиров  (фотода сулда) янына Тимершык  бүлекчәсе агрономы  Дамир  Мөхәммәтҗанов  алып  барды. Эш калдырасыз дигәндәй, тракторын  авырлык белән генә туктатты  ул.  Үзе турында бер-ике җөмлә генә  язуыбызны  сорады. Закир Заһир  улы безгә кыр корабы йөртүче буларак яхшырак таныш.  “Мин 12 яшемнән комбайнчы әтинең ярдәмчесе булдым. Сигезенче сыйныфтан соң мөстәкыйль рәвештә “СК”, “Нива” комбайнарында эшләдем. “ДОН”да 14 ел ашлык  суктырдым. Хәзер менә “Т-150” тракторында. Тагын ни әйтим? Бөтен биография шушы”, – диде ул тыйнак  кына. Хуҗалык әнә шундый  аз сөйләп, күп эшләүче механизаторларга таяна.

 Сәхифәне Фәнил Мәүлетов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев