“Бүре” нәселе – Курсабаш горурлыгы
Шәҗәрә – буыннар чылбыры
Курку белмәс Җиһанша
Районыбызның Арча җирләре белән чиктәш Курсабаш авылы тарихи язмаларда 1678 елдан билгеле.
Уналтынчы гасырларда бу урыннарда тоташ каен, чыршы урманнары үскән. Халык акрынлап агачларны кисеп-яндырып иген үстергән. Терлек асраган. Әмма малларга еш кына урманнардагы бүреләр зур зыян салган. Инкыйлабка кадәр алар аеруча нык үрчи. Төннәрен сарыклар буарга авылга килгән ерткычны таш атып кына куркытып булмый. Мылтыклы кешеләр кирәк. Башкалар йөрәксенмәгәч, бу эшкә 1857 елгы Җиһанша Рәхмәтулла улы (1834-1906) алына. Батыр аучының кулы калтырамый. Байтак ерткычның башына җиткәне өчен аңа “Бүре” кушаматы тагыла. Халык коткаручыга рәхмәт укый, исәнлеген теләп дога кыла.
Әйтергә кирәк, быел февраль аенда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында Курсабаштан Мөбарәкшиннар “Бүре” нәселенең 10нчы буын вәкилләре буларак чыгыш ясадылар. Дәрәҗәле сәнгать әһелләре бәяләгән бәйгедә 3нче урынны алдылар.
“Бүре” нәселләре кавышкан
Мәдәният хезмәткәре эшендә иң кыены – чара үткәрергә аның эчтәлегенә ярашлы кешеләр табу. Алар үзләре генә клубны ачып ябудан башка, әллә ни кыла алмый. Шулай да Курсабаш мәдәният йорты мөдире Кадрия Җиһаншина алай кыен хәлдә калмый. Мөбарәкшиннар гаиләсенә фестивальдә катнашырга тәкъдим ителгәч, алар идеяне хуплап алалар.
“Бик иҗади нәсел булып чыкты. Аларның көче бердәмлектә. Берсе дә “юк” дип әйтмәде. Әзерлек барышында бер кыенлык та китермәделәр. Авылдашлары да бик булышты. Элекке эш кораллары, иске фотолар, әби-бабалардан калган тукыма, чигелгән әйберләр дисеңме, күргәзмә оештыру өчен үзләрендә булганының барысын да китерделәр. Хәзерге вакытта Җиһанша нәселенең 12 буыны билгеле. Эш һаман дәвам итә. Яңадан да Казан архивларына барып җитәсе бар. Бабайларның бабайларының апа-сеңелләре барлана. Метрикә китапларын да өйрәнәбез. Үзем дә эзләнергә-актарынырга бик яратам. Менә бер кызыклы гына туры килү. Мин Киров өлкәсеннән. Әтием Хамис шулай ук аучы-сунарчы булган. Бүреләр белән төшкән фотосы да бар. Бабам Илгиз безнең авылның мулласы иде. Шулай итеп, мин – аучы кызы “Бүре” нәселенә килен булып төштем. Игътибарга лаеклы бит, әйеме? Бу нәселгә рәхмәтлемен, яратып эшләсәң, бар әйбер дә җиңел бирелә”, – дип сөйләде Кадрия ханым.
Зәкия әби хатирәләре
Мөбарәкшиннар нәселе турында сөйләүне аларның ерак бабалары Җиһаншадан башлауның сәбәбе аның турында мәгълүматның тулырак булуында. Ул – тәгаен ачыкланган дүртенче буын кешесе. Вакыт сәгате укларын кирегә таба чигерсәк, Җиһаншаның әтисе Рәхмәтулла, бабасы Гыйсаметдин икәнлеге мәгълүм. Метрикә кәгазьләре язу башланганнан алып санаганда, нәсел агачының тамырында Бикчәнтәй тора. Туган елы якынча Курсабашка нигез салынган чорга туры килә. Димәк, аның ата-бабаларын башка чыганаклардан эзләргә кирәк булачак. Ә Җиһаншадан бүгенгегә таба якынайсак, аның улы Мөбарәкша шулай ук әтисеннән ау мылтыгын кабул итеп алган. Авылдашы Галимә белән гаилә корып 5 бала (Хәдичә, Дәүләтша, Әхмәтша, Тимерша, Зәкия) үстергәннәр. Хәзерге көндә 1934 елгы Зәкия Мансурова “Бүре” нәселенең иң өлкән кешесе. Ул әле зиһене ачылып киткәндә бабасының бүрене тереләй тотып алып кайтуы турында да әйтеп куя. “Әти гомере буе колхозда эшләде. Итек тә баса иде. Безгә дә сугыш нужасы эләкте. Ашарга, кияргә юк. Ундүрт яшемнән лабогрейка белән ашлык урдым. 1953 елда колхоз мине Себергә урман кисәргә җибәрде. Аякта чабата, җәяүләп 7 чакрым тайгага керәсе, хәлсез килеш норманы үтәсе. Кайткач, 1979 елга кадәр сыер саудым. Саулыгым какшагач, почта тараттым. Ул вакытта газета-журнал күп килә, кышын чана белән тартып йөри идем”, – дип искә ала ветеран.
Дилә –фәнни эш призеры
Шәҗәрәнең кыйммәте – аның яшь буынга җиткерелүендә. Динара һәм Ришат Мөбарәкшиннарның кызы Дилә, мәсәлән, 3нче сыйныфта гына белем алса да (укытучысы Зөлфия Нәбиева), ”Гаиләм тарихы” номинациясендә республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашып, III урынга лаек булган.
Хәзер ул әнисе, дәү әтисе һәм әнисе ягыннан да туганнары турында шактый мәгълүматлы бала. “Әбием Наиләнең әтисе Фәтхерахман, әнисе Әлфия исемле. Ерак бабам колхозда тракторчы һәм комбайнчы, әбием Чуриле инвалидлар йортында санитарка булып эшли. Әнием ягыннан Казан шәһәрендә туган дәү әнием Венера Әкбәрова мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирә, ә дәү әтием Фиргать – авылда комбайнчы. Дәү әтием ягыннан санасак, бабам Миннәхмәт Әкбәров, карт дәү әнием Мөкәррәмә Әкбәрова 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Дәү әнием ягыннан бабам Фәез Хаҗипов Миңгәр авылында туган. Карт дәү әбием Дания Закирова хезмәт юлын китапханәче булып башлаган. Тарихтан укыткан, мәктәптә музей ачуда катнашкан. Мин дә үзебезнең нәселгә тап төшермичә яшәргә телим”, – ди Дилә.
Бу гаилә туган җиргә тугры калып хезмәт итә, барысын бергә җыеп торучы учакны сүндерми.
Мөбарәкшиннар – авыл күрке
Нәсел агачы алга таба Бөек Ватан сугышында катнашкан Дәүләтшадан тармакланган. Ул 1947 елда демобилизацияләнә, авылдашы Һаҗәрбикәне тормыш юлдашы итеп сайлый. Җиде балага гомер бирәләр. Хәзерге көндә бишесе исән-сау, ә нәсел агачында шәҗәрәнең дәвамчысы итеп Илшат Мөбарәкшин күрсәтелгән. Кызганыч, авырып китүе сәбәпле, үзе белән очраша алмадык. Аның уңган механизатор, әтисе кебек оста мич чыгаручы, көрәшче булуы турында хатыны Наилә ханым сөйләде.
“Әти кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Мич чыгарганда да ияртеп йөртте. Башлангычта укыганда ат алып бирде. Буй җитмәгәндә камытын кысулары бик авыр иде. Тора-бара җигеп йөри башладым. 2007-2009 елларда Саба Сабантуйларында ярышларда катнаштым, 40лап ат арасында бахбаем сынатмады. Әле хуҗалыкта атны бетергәнгә 4 ел гына. Үзем “Курсабаш” җәмгыятендә тракторда эшлим. Шәхси техникам да бар. "МТЗ-82" белән бөтен бакча эшләрен башкарам. Тормыш иптәшем Динара балалар бакчасында аш-су остасы. Ике якның булышлыгында, үз тырышлыгыбыз белән салынган йортта яшибез”, – дип дәвам итте улы Ришат.
“Минем дә әти белән мич чыгарган булды. Бер минут та яныннан китмәдем. Олысын сүттек тә, кечерәйтеп чыгардык, – дип сүзгә кушыла сеңлесе Зилә.– Шуңа күрә эштән курыкмыйм. Һаҗәрбикә әбием тәрбиясен дә күрдем. Әни кырысрак булды. Әти-әнинең безне ачуланачагын белсә, качыгыз, анагыз килә, дип әйтә торган иде. Безнең нәселдә күбебез авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләр. Үзем дә, Казанда эшләсәм дә, белгечлегем барыбер шушы тармак белән бәйле”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев