Бурычлы булу кемне борчылдырмый?
Бу дөньяда иң тыныч җан әҗәте булмаган кеше. Бурычың җыелса, борчыларга мәҗбүр буласың. Бу хакта искәртү хатлары килә башлый, чакырылган җиргә барып җавап тотарга туры килә.
Узган атнада район прокуратурасында үткәрелгән салым бурычларын түләттерү буенча ведомствоара эшче төркем утырышына аларның берсе дә үз теләкләре белән килмәгән иде. Сөйләшүне район прокуроры Раил Шәймәрданов алып барды. Комиссиягә әҗәтле кешеләр теркәлгән авыл җирлекләре башлыклары да чакырылды. Бурычлылары 10 мең сумнан арткан юридик һәм физик затлар исемлеге районара салым инспекциясеннән алынды. Инспекция начальнигы урынбасары Эльмира Хужина аңлатканча, Әлеге утырышка чакырулар җибәрелгәч, «Элиттеплогазсервис” җәмгыяте – 94970, «Джентлз групп» – 105662, Саба сыр-май комбинаты 50704 сум бурычларын түләгән. Йөз меңнән арткан әҗәтләреннән котылганнан соң күңелләре тынычланып калган физик затлар да байтак. Салым инспекциясе белән исәп-хисапны бер-ике атна эчендә өзәргә ышандыручылар да булды. Эшчәнлеген 2023 ел башыннан туктаткан җаваплылыгы чикләнгән “Трио” җәмгыяте вәкиле бурычлары барлыгын белмәвен аңлатып, салымны түләргә бер атна вакыт сорады. Шәхси предприятиесен япкан Р.Галиев исә, әҗәте күбәюе сәбәпле, бөлгенлеккә төшүе турында гариза бирергә җыенуын белдерде. «Трансагрокорм» һәм «Арленспецтехстрой» җәмгыятьләре вәкиле сүзләреннән күренгәнчә, булган бурычлар әлеге оешмаларга шушы көннәрдә контрагентлардан акча күчү белән үк капланачак.
Салым исәпләү суммасыннан риза булмаучыларга мәсьәләне районара инспекциядә ачыкларга тәкъдим ителде. Кайчак та бурычлыларны эзләп табуы да кыенлаша. Авыл җирлекләре башлыклары аңлатканча, алар район территориясендә яшәмиләр, пропискада гына торалар. Махсус хәрби операция зонасына китүчеләр дә бар.
Утырышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов катнашты. Эшче төркем бурычларын түләргә ышандыручыларны ныклы контрольгә алу, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә халык арасында нәтиҗәле аңлату чаралары алып баруны көчәйтү турында карар кабул итте. Чираттагы утырыш декабрь аенда үткәреләчәк.
Энҗе Фәйзетдинова,
район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев