Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Бурычыңны түлә дә, тынычлап көн ит”

Быел Россиядә суд приставлары институтына нигез салынуга 160 ел тула. 1865 елның 19 ноябрь (иске стиль буенча) ведомство тарихында башлангыч нокта булып санала. Нәкъ менә шул көнне император Александр II 1864 елгы суд уставларын гамәлгә кертү турындагы нигезләмәгә кул куя.

Районыбызда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда  суд приставлары хезмәте республика баш идарәсенең Саба һәм Теләче районнары бүлеге  киңкырлы эш алып бара. Быелгы юбилей елын да суд приставлары  хезмәткәрләре  закон сагында нык торган   һәм нәтиҗәлелекне  арттырган хәлдә  каршылый. Мәсәлән,  төп хезмәт күрсәткечләренә килгәндә, приставлар 10 айда барлыгы 138 миллион сум акча эзләп алуга ирешкәннәр.

“Кызганыч, закон кушканга  һәркем дә җитди карамый.  Законда каралган икән –  приставка  алып барып җиткергәнче бурычыңны түләргә кирәклеген һәр кеше дә  аңлап бетерми.   Аеруча балаларына  алимент  түләмәүчеләр   катгый  эшчәнлек таләп итә. Быел  түләүдән баш тарткан 13 кешегә  Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексы нигезендә беркетмәләр төзелде.  Аларның  җидесе беркетмә төзелгәннән соң эшкә урнашып,күпмедер акча кертә башлады.   Алиментны явыз ният белән түләмәүче Саба һәм Теләче районнарыннан  6 кешегә җинаять эше кузгатылды. Шулай ук аларның икесе эшкә урнашып,  бурычлары хезмәт хакыннан  тотылып, балаларына күчерелеп барыла.  350 мең әҗәте җыйналган бер әти кеше  җинаять эше барышында бурычын ябып бетерә алды. Шулай ук түләнмәгән салымнар буенча 12 кешенең мөлкәтенә арест салынды һәм 900000 сум акча эзләп алынды. Быел Татарстан буенча  бурычлы алиментчылар  исемлеге күренүче яңа сайт ачылды. Моны теләсә кем кереп карый ала. Күпләр әлеге сайтта фамилияләре күренмәсен өчен  тизрәк түләү ягын карыйлар”, – дип сөйли әлеге коллективны дүрт ел җитәкләүче  Айгөл Фәрит кызы Бикмуллина. 

Бурычка кагылышлы барлык  суд карарлары да  приставлар аша уза.  Быел  10 айда   2288 башкару документы буенча эшне төгәлләгәннәр.  Кызганыч,  бурычлары җыйналу сәбәпле   берүзенә  10-20 эш ачылган кешеләр бар. Шулай ук  кредитлар, микрозаемнарга бәйле   суд карарлары  көн саен диярлек кереп тора.  Быелдан судлар белән электрон хезмәттәшлек булдырылуы  әлеге хезмәткә тагын да оперативлыкны арттыру   мөмкинлеге бирә.  Суд карары чыгып үз көченә кергәннән соң икенче көнне үк базада мәгълүматлар күренә.  Айгөл Фәрит кызы әйтүенчә, нигездә кредит түләмәүчеләр күп.  Мондый очракта банклар судка бирә, суд  карары  приставларга  килеп ирешүгә, банкларда ачылган счетларга арест салына.  Эш урыннары булган очракта хезмәт хакыннан тоту өчен җибәрелә. Хезмәт урыны булмаганда,  мөлкәтенә арест салына. Мәсәлән, 1 айга салынган 15 арестның 10ы кредит белән бәйле. Гомумән,  кредитларын түләмәүчеләргә  10 айда 100дән артык арест салынган.

Коммуналь хезмәтләр  буенча  бурычларын түләттерү дә приставлар хезмәтенең аерылгысыз бер өлеше.  Быел 10 айда торак-коммуналь  хезмәтләрдән файдаланучылардан 1 350000 сум акча эзләтелеп алынган.  Физик затларның бер-берсеннән килешү хаты нигезендә акча алып торып,  вакытында түләмәгән очракларда  да  приставлар хезмәте таләп ителә. Шулай ук аек булмаган хәлдә  руль артына утырган өчен 30 мең күләмендә штрафка тартылучыларның  бурычларын түләттерү буенча да максатчан эш бара. Быел ел башыннан канунга җитди карамаган 10 машина йөртүчегә арест салынган. 

Бурычлары 30 меңнән арткан очракта  суд приставлары Россия Федерациясеннән  чит төбәкләргә чыгуны  чикли. Шуңа күрә, курортка чемодан җыя башлаганчы, иң башта әҗәтләреңне тикшерү  мәслихәт. Әгәр әҗәтен явызларча түләми икән,  бурыч 10 меңнән арткан очракта да  закон тарафыннан читкә чыгу  чикләнелә.

“Быел чит илгә юлга кузгалып, бурычлары аркасында аэропорттан кире борылырга мәҗбүр булган 3 очрак теркәлде. Мәсәлән, башка гаилә әгъзалары самолетка утыра алган, бурычлы кешегә чик куелган. Ул безгә килеп,  300 меңгә якын әҗәтен түләгәннән соң чикләнгәннәр исемлегеннән төшерелде һәм гаиләсе янына очты.  Шуңа да аэропортта күңелсез хәлләргә юлыкканчы,  сәфәргә җыенганда ук  бу хакта  белешергә кирәк.  Бурычлар хакында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтының төп битендә һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасы аша белергә була”, – дип ачыклык кертә  Айгөл Бикмуллина.

Суд приставлары  бүлеге дус, бердәм 18  хезмәткәрне берләштерә. Алар барысы да үз эшләренең җаваплылыгын тойган хәлдә алиментларны, штрафларны, хезмәт күрсәтүләр өчен түләнмәгән бурычларын барлап, эзләп алуда оперативлык күрсәтәләр.  Сишәмбе (9-13 сәгатьләрдә), пәнҗешәмбе (13-18 сәгатьләрдә)  приставларның  кабул итү көннәре санала.  Әмма  эш суд приставларына килеп җиткәнче бурычларыңны  вакытында түләү күпкә хәерлерәк. Районыбызның  законнар үтәлеше  сагында торучы коллектив үзенә   куелган максатларына  ирешү өчен көчләрен һәм вакытларын кызганмый.   Төгәллек һәм сабырлык таләп ителгән хезмәтләрендә   сәламәтлек һәм рух бөтенлеге насыйп булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев