Бусагада Яңа ел
Явлаштау урта мәктәбенә балаларны сөендереп, Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Алар һәр сыйныф саен кереп Яңа ел белән тәбрикләделәр: биеттеләр, җырлаттылар, шигырьләр сөйләттеләр. Һәр балага күчтәнәчләрен тапшырдылар.
Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән бәйрәм белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Бусаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф – хәтәр атлап кермәсен, бәла – каза йөрмәсен. Яңа еллар белән Сезне!
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев