Быел районда барысы 377 трактор, 271 арба техник карау узачак
Сабанга әзерлек – дәүләт надзоры хөкемендә
Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларына (прицеплар) техник карау дәвам итә. Расланган график нигезендә 3 апрельдә әлеге мөһим чара “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә үткәрелде.
Барысы 18 берәмлек техника сынау узды. Тикшерү барышында хәвефсезлек таләпләренә, руль идарәсе төзеклегенә, яктылык сигнализациясенә, шулай ук үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына категориянең туры килүенә аерым игътибар бирелә. Прицеплар дәүләт теркәве узган, ремонтланган-буялган, тәртәсенә (дышло) куркынычсызлык тросы куелган булырга тиеш. Шулай ук үзлегеннән кузгалып китүне кисәтүче башмаклар булу шарт. Тышкы, габарит, тормоз утларының төзеклеге бигрәк тә төнге сәгатьтә юлларда йөрүче техника өчен аеруча мөһим.
Механизатор Ильяс Фәсхетдиновка тапшырылган “Кировец” яныннан башланган техник карау нәкъ шушы мәсьәләгә игътибар җитеп бетмәгәнлеген күрсәтте. Бигрәк тә тракторларга тагылган арба (прицеп) утлары аркасында кайбер игенчеләргә кызарырга туры килде. Тормоз, борылыш сигналлары, чыбыкларда контакт начармы, башка сәбәпме, алар бераз селкеткәләгәннән соң гына кабынып китте яисә яктылыгы җитәр-җитмәс кенә иде. Әлбәттә, механизаторлар тырышканнар, күп тракторлар иске булса да, өр-яңа кебек итеп буялган, һәр кабинада медицина аптечкасы, утсүндергеч бар.
“Барысы да тәртип, утлар яна, берүземә дүрт агрегатым бар. Кышын салам тураттыргычны тагып эшләдем, тирес чыгардым, язын сабанга чыгам, җәен салам пресслыйм, амбарда ашлык күчерәм, Эшсез торган юк”, – ди “МТ-82” тракторын йөртүче Фәнил Мансуров.
Тенеки авылында яшәүче Илдус Әһлиев техник карауга берьюлы ике “ДТ-75” тракторы әзерләгән. Берсе белән яз-көз чәчүгә чыга, көрәк тагылганы кыш көне кирәк. 1984 елда армиядән кайтканнан бирле “тимер ат”тан аерылганы юк. Хәзер хуҗалыкларда бер механизаторга 2-3 техника туры килә. Әмма ике “ДТ”лы тракторчыны очраткан юк иде әле.
“Стажым 42 елга тула инде. Хәзер “ДТ”ларда 60тан узганнар гына эшли бугай. Моның да берсен яшьрәкләр ике “ДТ”ны бер итеп җыйдылар да, ташладылар. Бер кулда бит, йөреп тора”,– диде ул стартерсыз (бау урап тартып кабызырга кирәк) тракторына күрсәтеп.
Шулай ук хуҗалыкка шәхси техникасы белән булышучылар да игътибардан читтә калмадылар. Хуҗалык инженеры Хәлил Сабиров та имтиханны һәр механизатор янәшәсендә торып узды.
Язманы тулысынча газетабызның 5 апрель саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев