1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды. .
Гражданнарны солдатка алуда кайбер үзгәрешләр дә бар. Алар турында Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров сөйли.
Чакырылышта яңалык: цифрлы повесткалар
«Яңалыкларның берсе шул: 2026 елгы чакырылыш беренче тапкыр ел әйләнәсе уза, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларны исәпкә алу һәм алар белән хезмәттәшлек тулысынча диярлек цифрлы форматка күчерелде.
Россия Федерациясе законнары нигезендә хәзер чакырылырга тиешле гражданнар ел дәвамында медицина тикшерүе һәм һөнәри психологик сайлап алу узарга мөмкин. Яңалык хәрби хезмәткә чакыру пунктларына йөкләнешне тигез бүләргә һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру сыйфатын сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирде.
Хәзерге вакытта хәрби комиссариатларның эшчәнлеген исәпкә алу-чакыру эшен автоматлаштырудан башка күз алдына да китереп булмый. Шулай итеп, хәрби исәпкә алу реестрын кулланып төзелгән повестка гражданнарга «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә.
Хезмәткә чакыруны кичектерү дә автоматлаштырыла
Системаның тагын бер мөһим өстенлеге – армиягә алуны кичектерүләрне актив рәвештә бирү. Мәсәлән, студентлар, ике һәм аннан да күбрәк бала аталары, ИТ-белгечләр турындагы мәгълүматлар дәүләт органнары һәм эш бирүчеләрдән алынган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә актуальләштерелә.
Моннан тыш, «Госуслуги» аша хәрби учетка кую яки төшерү, шулай ук документларга үзгәрешләр кертү турында гариза бирергә мөмкин.
Беренче ун егет хезмәткә китте
Командаларны формалаштыру буенча чаралар комплексын үткәрүне исәпкә алып, хәрби хезмәткә чакырылучылар Россия Федерациясе субъектларының җыю пунктларыннан хәрби хезмәт узу урынына 10 октябрьдән үк китә башлаячак.
Бездән беренче отправка 20 октябрьдә булды һәм 10 егет җибәрелде. Чакырылучыларның 15 процентка якыны район шефка алган частьларда, калганнар Россия Федерациясе территориясенең төрле гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
Шуны ассызыклыйсым килә: чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучылар Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, шулай ук Украина территориясендә махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәкләр.
Солдатлар юлга ничек әзерләнә?
Җыелу пунктларында хәрби хезмәткә чакырылучылар көндәлек кием формасы, гигиена чаралары, акча түләү өчен банк карталары һәм шәхси электрон карталар белән тәэмин ителә.
Частьларга баручылар юлга туклану рационнары белән тәэмин ителә, ә юл өч тәүлектән артык вакытны алса, өч тапкыр кайнар туклану оештырыла.
Армиягә кадәр – бушлай һөнәр
Хәзерге вакытта хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны әзерләү Россия ДОСААФ мәгариф оешмаларында һәм нигездә машина йөртү профиле белгечлекләре буенча алып барыла.
Призывниклар шоферлыкка Саба аграр көллиятендә түләүсез укыйлар.
Сорауларга «кайнар линия» җавап бирә
Чакырылыш чорында Татарстан Республикасы интернет-порталындагы «Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты» бүлегендә «Кайнар линия» бүлекчәсе эшләячәк.
Район хәрби комиссариатында шалтыратулар эш көннәрендә көн саен 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Нет комментариев