Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Быел Саба районында ике кеше ВИЧ инфекция белән зарарланган

Ел саен майның өченче якшәмбесендә планетабызда иммун җитешсезлеге синдромы (СПИД) корбаннарын искә алалар.

Әлеге дата календарьга җәмәгатьчелекнең игътибарын ВИЧ-инфекция проблемаларына җәлеп итү максатыннан кертелгән. ВИЧ – ул кеше организмын саклау системасын җимерүче вирус. ВИЧ  инфекция җенси  юл белән  генә  түгел, зарарсыз тоелган татуировка  ясаганда,  маникюр  процедуралары  вакытында  да  йогарга  мөмкин.  

Йогышланудан (йогышланудан, кеше организмына ВИЧ кертүдән) соң берничә атна узгач, йогышлы кешедә тән температурасы күтәрелә, лимфатик төеннәр үсә, тамакта йоту вакытында авырту, тәндә кызыл таплар, эч китү булырга мөмкин. Иммунитет көчсезләнә, башта тире, авыз һәм җенес органнары зарарлана. ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясен СПИД синдромы дип атыйлар.  

Авыру очраклары Россиянең  барлык  субъектларында теркәлгән.  Татарстан ВИЧ-инфекция уртача  үсеш алган төбәк булып  санала. Республикада 1987 елдан  алып авыруның  28879 очрагы теркәлгән. Быелның 1  маена 15090 кеше  учетта тора,  шуларның 103е балалар һәм  40ы 18  яшькә кадәрге  үсмерләр. Әмма һәркем дә ВИЧ инфекциягә каршы тикшерелмәгән. Йогышлану 81,5 процент  очракта  җенси юл белән  килеп  чыккан. Илле  яшьтән өлкәннәр арасында ВИЧ эләктерүчеләр 18 процентка  арткан.

Саба  районында  1 майга    вирус  йоктыруның  36 очрагы билгеле.

Ике  кешегә күңелсез  диагноз быел  куелган. Учетта 25 авыру тора.

Үзеңдә иммун җитешсезлеге вирусы бармы-юкмы икәнлеген  ачыклау  өчен анализга  кан бирү дә җитә.

Аноним рәвештә тикшеренергә  мөмкин. ВИЧны  ачыклау өчен  тест  узарга канны Саба үзәк  һәм Шәмәрдән   участок хастаханәләре процедура кабинетларында бирергә, ФАП фельдшерларына   мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вич инфекция турында   мәгълүматны  www/infospid.ru  сайтыннан  алырга була. 

Резеда Фәттахова,

район үзәк хастаханәнең эпидемиология  мәсьәләләре буенча баш табиб  урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев