Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Чаңгычы Рушан Миннеголов - бронза медаль иясе булды

Райондашыбыз Ханты-Мансийскта чаңгы узышлары һәм биатлон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында узган Россия Чемпионатында катнашты.

    Саба муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбе спортчысы Рушан Миңнегулов ирекле стильдә 10 км дистанциядә катнашып, 3 нче урынны алды.

Рушанны һәм тренер - укытучы Руслан Миннеголовны бронза медальләре белән котлыйбыз. Өченче урын-медаль генә түгел,ә зур хезмәт, ихтыяр көче һәм спортка чын мәхәббәт нәтиҗәсе. Алга таба да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, техниканы камилләштерергә, рухны ныгытырга һәм һәрвакыт стартка үз көчеңә ышаныч белән чыгарга язсын. Җанатарларның ярдәме һәм үз-үзеңә ышаныч яңа медальләргә һәм рекордларга алып барсын!

Саба муниципаль районы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев